ТАТ РУС ENG

«Сәрмәсән буе» көе

Сәрмәсән дә буе киртләч-киртләч,
киртләчләре китәр боз киткәч;
Ир балалар кайта берләр киткәч,
кыз балалар кайтмый бер киткәч.

Авырта да башым, яна йөрәгем,
сез дусларны көн дә күрмәсәм;
Гомрем дә булса онытмамын
сез дускайларымны, үлмәсәм.

Тау буйкайларыннан барган чакта
очыраттым Бохар мулласын;
Бохар муллалары шуны әйтте:
сиптертегез фани дөньясын!

Аягыңа кигән итегеңнең
кузаваймы әллә олтаны?
Ямьле дә лә Сәрмәсән буенда
син икәнсең ирнең солтаны.

Ямьле Сәрмәсәннең буйларында
кызарып та үскән бер бодай;
Яшь башкыналарым ятим калган —
сабырлык та бирсен бер ходай.

Базарларга барып алма алдым,
ал ясыйлар кызлар алмадан;
Егетләр дә берлән кавышмага
кызлар ничек курыкмыи алладан?

Аягыңа кигән калушыңның
американский олтаны;
Казаннарда түгел, юк Мәскәүдә
оин икәнсең ирнең солтаны.

Күпер башкайлары күк чәчкә,
җибәр атың, шунда ашасын;
Җаныкаем, азрак сөйләшиек:
эчләр тулы сүзләр бушасын.

Аргы яктан җилләр исәдер,
Агыйделне аша үтәдер;
Хәсрәтләрдән соңра рәхәт булгач,
ул исәпләр бар да бетәдер.

Кара да урман артларында
кызыл бөрлегәннәр кан кебек;
Чит илләргә чыкса ялгыз егет,
Йөри закладтагы мал кебек.

Бу вафасыз дөнья эчләрендә
Локман хәким ләззәт тапмаган;
Тәхетләргә баскан, күккә ашкан
Сөләйман нәби дә калмаган.

Иртән дә лә торып тышка чыксам,
кыр казлары җиргә тезелгән;
Якында гына түгел, юк еракта
туганкаем диеп өзелгән.

Басуларга җибәр акбүз атың
курпы башкайларын чүпләргә;
Якын гына җирдә юк кардәшең
сөйләгән сүзләреңне йөкләргә.

Агач башкайлары шаулыйдыр
аркалардан җилләр искәндә;
Бәхтем булыр диеп уйлый идем
ата-анадан туып үскәндә.


Җырлар дәфтәре >>>

Комментарий язарга


*