ТАТ РУС ENG

Батыр Кырмыска

Ниндидер бер Кырмыска тумаган һәм тумас диергә ярарлык дәрәҗәдә көчлелек илә мәшһүр иде.

Рави сахихның сүзенә караганда, бу Кырмыска ике, хәтта өч бөртек богъдай ярмасын ялгыз күтәрә аладыр иде.

Кырмыска шулкадәр батыр иде ки, күзенә бер Корт күренсә, аны хәзер барып үтерә, кайда гына бер Үрмәкүч күрсә, аңа да япа-ялгыз һөҗүм итеп, чагып үтерә һәм оясына да өстерәп алып килә иде.

Батыр Кырмыска сәхрада шулкадәр шөһрәт тапты, хәтта Кырмыскалар ашаганда-эчкәндә, ятканда-торганда һаман моның батырлыгын гына сөйлиләр иде.

Батырымызның бу макталудан башы әйләнеп, үзенең көчен Кырмыскаларга гына түгел, шәһәрдәге Адәмнәргә дә күрсәтмәкче булды.

Бервакыт Кырмыска печән төягән бер Мужикның арбасына үрмәләп менде дә, шәһәргә юнәлде.

Мужик өенә кайтып җитте, печәнне бушатты; билгеле, Кырмыска да төшеп, үзенең көчен күрсәтеп, Адәмнәрнең исләрен китәрү фикере белән эшкә кереште: пәһлеваныбыз йә бер саламны кузгата, йә бер яфракны селкетә; егыла, тора. Ләкин моның эшен нидәндер берәү дә күрми иде.

Кырмыска, аңар да карамый, һаман да эшендә; тирләде, пеште, әле һаман да халыкның Кырмыска уенда да юк.

Мискин пәһлеван, фикеренең бөтенләй үк яңлыш чыкканына хурланганлыктан, арба янында яткан Актырнакка карап: «И дустым, сезнең шәһәрдә Кешеләр барчасы күзсез икән. Күрәмсең, ни гомердән бирле азапланам ләбаса. Сукыр булмасалар, күрерләр иде; минем батырлыгымны безнең җирдә һич белмәгән кеше юк», — дип хурланып, ачудан чак ярылмыйча, кире Сәхрасына кайтып китте.

Рави сахих — дөрес итеп хикәя итүче.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
 

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел



Комментарий язарга


*