ТАТ РУС ENG

Бәхет

Бер шәһәрнең читендә генә өч агай-эне торалар иде. Боларның, нинди генә эшкә тотынсалар да, ни сәбәптәндер эшләре уңга китми иде.

Бу агай-энеләр эшләре уңмавында үз-үзләрен гаепләргә уйлап та карамыйча, һаман Бәхет юклыгыннан гына күрәләр иде.

Берзаман ничектер Бәхет, күзгә күренмичә генә, боларга кунакка килде дә бу өч агай-энегә, нинди генә эш башласалар да, ярдәм итәргә сүз бирде.

Бу вакытта өч агай-эненең берсе сәүдәгәрлеккә тотынган иде. Дәрхаль Бәхетнең ярдәме илә ни сатса — аннан файда, ни алса — аннан табыш итеп, берничә көндә малы вә хәзинәсенең хисабы булмаган бер зур бай булып китте.

Шул ук Бәхет килгән заманда икенче кардәше мәхкәмәдә кятиб (писарь) иде. Бу да Бәхет аркасында хакимлек дәрәҗәсенә күтәрелде; медальләр бирелде.

Сез инде өченчесенә дә Бәхет ярдәм иттеме, диерсез.

Ник итмәсен, итте: өченче кардәш чебен тота иде. Хәзер, Бәхетнең булышлыгы илә, кулын селтәгән саен чебен тота; һичбер селтәгәне бушка китми.

Бәхет кунакка гына килде, дигән идек бит. Дөрес, Бәхет озакламады, китте.

Ике карендәш зур бай вә дәүләтле булдылар. Өченчесе, һаман явыз Бәхетне яманлап, авылдан авылга, сукрана-сукрана, капчык тотып теләнергә китте.

* * *

Укучы! Ушбу хикәядә кем гаепле икәнен үзең хаким булып хөкем ит.

 

Мәхкәмә — суд.
Хакимлек — судьялык.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).

(Уральскида 1906-1907 елларда чыккан «Әлгасрел җәдит» журналының 15 февраль (№2) санында
«Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исеме астында Габдулла Тукайның
проза белән язылган мәсәлләре басыла. «Мәҗмугаи мөфидә»нең титул
битендә: «Рус мөхәррирләреннән әдибе нәҗиб Крылов шәһирнең асаре
мәргубәләреннән мәалән тәрҗемә улынмыш вә госманлы әдәбиятыннан
әхез иделмеш кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләрдер. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Әсәре Габдулла Тукаев», — дип  куелган.
Тәрҗемәсе: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм
госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр. Мөмкин
кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Габдулла Тукаев әсәре».
(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 271 б.).

Соңыннан Тукай «Мәҗмугаи мөфидә»дә басылган 76 мәсәлнең 70
исемдәгесен, беркадәр редакцияләп, телен-стилен җиңеләйтеп, яңадан
мәсәлләр өстәп, барлыгы 77 мәсәлне эченә алган «Энҗе бөртекләре» (Казан,
«Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909) исемле, җыентык чыгара.

Тукай башлангыч мәктәпләр өчен «Яңа кыйраәт» («Яңа уку китабы») исеме
белән дәреслек-хрестоматия төзеп, 1909 елда аның беренче басмасын, 1910
елда «бөтенләй яңа тәртип белән эшләнеп, бик күп яңа фәнни вә әхлакый
мәкаләләр вә шигырьләр кертелеп тәкмил ителгән» икенче басмасын (Казан,
«Үрнәк» матбагасы) чыгара. «Яңа кыйраәт»нең беренче һәм икенче
басмаларына шул ук мәсәлләрнең бер өлеше кертелгән һәм тагын кайбер
мәсәлләр, балалар өчен хикәяләр, фәнни-популяр мәкаләләр өстәлгән.

«Бәхет»
– «Әлгасрел җәдит»нең 1906 ел 3 нче (15 март) санында басылган, аннары «Яңа» кыйраәт»кә (2нче басма) кертелгән. Крыловның «Фортуна в гостях» дигән мәсәленнән. Русчасындагы керешне Тукай тәрҗемә итмәгән.

(Чыганак: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юлъязмалар.
Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар.
кит. нәшр., 1986. – 368 б.)).


Комментарий язарга


*