ТАТ РУС ENG

Черки изгелеге

Агач күләгәсендә рәхәт-рәхәт йоклаган Көтүчегә таба зәһәрле Җылан угын чыгарып килгәнен шул җирдән ерак түгел бер Черки күреп, Көтүчегә мәрхәмәте килгәнлектән, тиз генә безелдәп барды да Көтүчене тешләп уятты. Көтүче уянды, Җыланны үтерде, ләкин Җыланнан элек изгелек иткән Черкине бер дә дөньяда тормаган кебек итеп изде.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
 

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел

 


 

Комментарий язарга


*