ТАТ РУС ENG

Чылбырдагы Эт

Бер ишегалдында ояда чылбырга бәйләнгән карт Эт тора иде. Ул бала чагыннан ук, шул чылбырда йорт каравыллап, Хуҗасына бик күп хезмәт иткәнгә, Хуҗа да бу Этне бик сөя иде.

Хуҗа, кайвакыт моның янына килеп:

— Син мине яратасың, миңа тугры хезмәт итәсең бит, иншалла, мин дә сине ташламам, — дип әйтеп, карт Этнең күңелен шатландырып китә иде.

Кайчакта иректә йөри торган урам Этләре бу ишегалдына кереп, бу Этне котырталар вә үчеклиләр иде.

— Менә син Хуҗаңа хезмәт иткән буласың; бервакыт күрерсең әле: син картаеп эштән чыксаң, Хуҗаң сине йортыннан куар да чыгарыр әле, ашарга да таба алмассың, — диләр иде.

Ләкин чылбырдагы Эт боларның сүзләрен, Хуҗаның эшен ташлап, үзенә көн күрергә киңәш бирүләрен тыңламады.

Көннәрдән бер көн бу Эт Хуҗасының йортыннан ут чыкты. Өй янып бетте; инде утның ялкынлы төтеннәре Эт оясына да җитә башлады.

Бичара Эт бик каты курыкты. Кызганыч тавышлар илә өреп, егълап, ары-бире сугылып, чылбырны өзәргә азаплана башлады. Шулай булса да аның эчендә: «Шаять, Хуҗам килер әле. мине коткарыр әле», — дигән ышаныч һаман бар иде.

Бара торгач, төтеннән сулыш алырга да читен була башлады. Мискин Эт чылбырны өзә алмый, аңа хәзер янып үләргә генә калган иде.

Шулай торганда, менә берзаман әллә кайдан төтен арасыннан Хуҗа йөгереп килеп чыкты. Аның чәчләре, киемнәре, йөзе тәмам көйгән, бөтен җиреннән төтен чыга иде. Үзе шундый куркынычта булса да, ул ничек тә булса, утны җырып кереп. Этнең чылбырын чиште.

Эт, мискин, котылуы белән Хуҗасына ташланды: өрә, җылый, Хуҗасының битен, кулын яларга башлады. Бичара Эт тик: «Рәхмәт сиңа! Мин синең мине карап торып һәлак итмәсенә ышанган идем. Рәхмәт сиңа!» — дип әйтә генә алмый иде.


Комментарий язарга


*