ТАТ РУС ENG

Чыпчыклар һәм Кызылтүш

Мужик тозак белән берничә Чыпчыкларны тотты да, аларга бармак селкеп, шушы рәвешчә шелтәли башлады:
«Ә! Ләктеңезме, караклар! Сез җәй буе минем арышымны, борчагымны чүпләдеңез. Мин хәзер сезнең һәммәңезнең муеныңызны борып ташлармын да боткага салырмын».
Мужик, шулай орышканда, Чыпчыклар арасындагы Кызылтүшкә күзе төшеп: «Ә син, Кызылтүш, ничек монда эләктең?» —диде.
Кызылтүш җавапта куркып кына ялынырга башлады вә диде:
«Тыңла әле, Мужик агай, мин сиңа эшнең ничеклеген сөйлим: мин синең кырың өстендә Чыпчыклар белән бергә очсам да, һич тә синең борчакларыңа зарар тиермәдем. Син азат ит мине, минем һич гөнаһым юк».
Мужик бу ялынуга каршы: «Юк, сине дә азат итмим, син бәлаңне үзеңнән күр, ни өчен Караклар белән бергә йөрисең?» — диде.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).


 

Комментарий язарга


*