ТАТ РУС ENG

Этәч илә Күке

— И сөекле Әтәч, нинди матур сайрыйсың!

— Ә син, Күкеҗан, бигрәк моңлы, бигрәк күңелле җырлыйсың! Синдәй сайраучы бөтен дөнья урманнарында да булмас. Аһ! Синең җырлавыңны үлгәнче тыңлап кына торыр идем. Менә, билләһи, ант итәм. Әгәр син сайраудан туктасаң, тагы кайчан гына сайрый башлар икән дип көтәмен. Минемчә, синең тавышың янында Сандугач тавышы бөтенләй югаладыр; белмим, оҗмах кошлары сиңа пар була алырлар микән?..

Бу макташуны читтән тыңлап торган Чыпчык, Әтәчнең сүзен бүлеп:

— Сез, дустлар, бер-береңезне макташып киерелсәгез дә, музыкаңыз һаман борынгыдыр, — диде.

 

* * *

Ни өчен, Алладан курыкмыйча, Күке Әтәчне мактый? Аның өчен Әтәч Күкене мактый.


Комментарий язарга


*