Яңгырсызлык берлә комга әйләнгән болынлык, игенлекләр өстеннән бер зур Болыт үтеп китеп, бер Диңгезгә барып, бик озак яуды да үзенең җумартлыгы илә шул тирәдәге Тауга мактана башлады.
Тау моңар каршы: «И Болыт, Болыт! Диңгездә синнән башка да су күп; син, Диңгезгә яумыйча, менә бу корып, кибеп беткән сахраларга яусаң, никадәр кешеләрне ачлыктан коткарыр идең; җә инде, синең бу җумартлыгыңнан бер-бер җан иясе файдаландымы?» — диде.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел