ТАТ РУС ENG

Һава

Балыклар суда мәгыйшәт итәләр. Аларның һәр ягын су каплаган.
Инсаннарның да һәр ягы һава белән каплангандыр.
Балыкларга һава тавышы, алар селкенмәгәндә яки алар янындагы су тыныч торса, ишетелмидер.
Шулай ук инсаннарга да, әгәр алар селкенмәсәләр вә әтрафтагы һава тыныч торса, һава ишетелмидер.
Ләкин без селкенсәк яки җөгереп китсәк, хәзер һаваның йөзгә бәрелгәнлеге сизеләдер.
Бер җаулыкны яки кулны селтәсәк тә, һаваның барлыгын сизәбез.
Һәр яктан бөтен җирне һава чолгагандыр, һава суда да бардыр.
Соң ул һава кемгә кирәк?
Һава һәр мәхлукка: үсемлекләргә, хайваннарга, кош-кортка, инсаннарга — барчасына да кирәктер.
Әгәр һава булмаса иде, үсемлекләр үсмәсләр, кешеләр вә хайваннар һавасызлык вә бөркүлектән үләрләр иде.
 
Инсан — кеше. 
Мәгыйшәт итү — яшәү.
Әтраф — тирә-як.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).


 

Комментарий язарга


*