ТАТ РУС ENG

Ишәк

Мужикның юаш кына бер Ишәге бар иде.

Иясе, бу Ишәкне урманда табу читен булмасын өчен, муенына кыңгырау такты.

Ишәк, әлбәттә, медаль хакында сүзләр ишеткәләгән булырга кирәк: менә берзаман үзенең медале илә һаваланырга, борынын күтәрергә башлап, борынгы үзенең иптәш Ишәкләренә әйләнеп тә карамый торган булып китте.

Ләкин бу медаль моңар файдамы булды?

Ишәк әүвәлдә, медале юк вакытта, теләсә кемнең бакчасына вә теләсә нинди игенлекләргә акрын гына кереп, туйганчы ашаганнан соң, тавышсыз гына чыгып китә иде.

Әмма хәзер эш бөтенләй башкарды.

Ишәгебез, бер күршенең бакчасына кереп, авызын гына сузмакчы булса, гөнаһ шомлыгы, медаль шылтырый. Кешеләр ишетәләр дә, кулларына күсәк алып, безнең галиҗәнабне бер дә кызганмыйча, кабыргаларын саныйлар, әгәр берәүнең игенлегенә керсә, әфәндебезнең сыртына без кадап куалар.

Менә берзаман көз булды; ни күзең берлән күрәсең: Ишәкнең коры сөяге илә кутырлап беткән тиресе генә калган.

 

* * *

Кеше үзе бозык булып та дәрәҗәсез булса, ул бик тикшерелмидер. Әмма бозыкка дәрәҗә бирелсә, аның бозыклыгы, тәмсилдәге кыңгырау тавышы кеби, бик тиз һәм бик ерак ишетеләдер.

 

Тәмсил — мәсәл.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)

 
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел


Комментарий язарга


*