ТАТ РУС ENG

Җылан

Җылан Алла тәгаләдән Сандугач тавышын сорады. Аның өчен Җыланны кирәк көчле күрсен, кирәк көчсез күрсен, һәркайсы һәрничек үлтерергә, бетерергә җанына касд кыйлалар. Җылан мискин мондый һәлакәтле вә куркынычлы гомергә ничек чыдасын? Әгәр дә аңа Сандугач тавышы бирелсә, алай булмас, үзенең уенча һәркемнең мәхбүбе һәм сөеклесе булыр һәм шатлык сохбәтләренең җаны булыр җәнабе Алла да, үзенең «Әҗҗибе дәгъват әдагы иза догаи» вәгъдәи Мөкаддәсәсе буенча*, Җыланның да теләген кабул итте. Хәзер Җыланның теленнән борынгы ыжылдаган тавышлар тәмам югалып, аның урнына Сандугачның мең төрле сайрау тавышлары урынлашкан иде. Җыланымыз тәмам куанды, тиз генә бер агач башына үрмәләп менеп, иң гүзәл, мактаулы Сандугачлар авазы илә сайрарга тотынды. Бу җырларны тыңлап рәхәтләнергә җыелган Кошлар — кош болытлары, шагыйрьнең кем икәнен күргәч, яңгыр шикелле сибелеп качтылар. Бу хурлыкка кем һәм нинди җыручы түзсен, Җыланның ачудан, зәһәрләнүдән каннары кайнап, шулай ук минем сайравым болай качарлык дәрәҗәдә ямьсезмени? — диде. Шул җирдә булган бер Сыерчык Җыланның сүзенә җавап биреп: «И дуст! Хәзер синең тавышың матур һәм ямьле, әлбәттә. Син Сандугачтан ким сайрамыйсың. Әмма шунысын гына әйтәм: угыңны күргәч, безнең йөрәкләремез тетрәп китте. Синең яныңда тору безгә бик куркыныч. Мин сине хурлау яки кимсетү өчен әйтмим. Без синең сайравыңны тыңларга чын күңелдән разыймыз, ләкин син бездән ерактарак сайра», — диде.

*

Ах, дустлар! Әгәр дә шигырь саф күңелле кешенең агызыннан чыкса, йөрәкләрне өзәдер. Әмма Җылан шикелле зәһәрле, адәмлектән хәбәрсез кеше агызыннан нинди шигырь чыкса да, аның зәһәре шигырьнең күркәмлеген каплыйдыр.

*«Догада булса, дәгъвәченең соравын үтәрмен…» дигән изге вәгъдәсе буенча.
Мәхбүбе — сөелгән, яратылган.
Сохбәт — утырышу, әңгәмәләшү.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).


 

Комментарий язарга


*