ТАТ РУС ENG

Каз

Каз, суда Йолдыз шәүләсен күргәч, Балык дип белде һәм ничә мәртәбә аны ауламакчы булып тырышса да, шәүлә урыныннан кузгалмагач, Каз да шәүлә икәнен белде дә аулауны ташлады.

Иртәгесен Каз суда чын Балыкны күргән иде, ну, бу да кичәге кеби шәүләдер дип, ауламады вә аңар әйләнеп тә карамады.

* * *

 

Безгә дөрестне яңлыштан һәрвакыт аерырга кирәк, бу икенең берсен берсе урынына төшермәскә тырышырга кирәк.


Комментарий язарга


*