ТАТ РУС ENG

Кояш

Җирдәге көннәр, төннәр, ел фасыллары — барчасы да Кояштан киләдер.
Иртә белән, Кояш чыкса, якты көн башланадыр.
Кич белән, Кояш батса, караңгы төн башланадыр.
Кайчан Кояш җәй көне җирне турыдан-туры җылытса, җирдә җылылык күп буладыр.
Әгәр дә Кояшның нурлары җиргә кыектан төшсә, җирдә җылылык бик аз буладыр.
Кояш булмаса, җирдә җылылык та, яктылык та булмаслар иде.
Әгәр дә җирдә яктылык та, җылылык та булмасалар, тормыш та булмас иде.
Кыш көне үсемлекләр үләләр. Әгәр дә гомер буе кыш кына булып торса, барча үсемлекләр шиңеп, өшеп бетәрләр иде.
Үсемлекләр бетсә, хайваннар һәм инсаннар үләрләр иде.
Дөньяда шундый салкын җирләр бардыр ки, анда гасырдан гасырга, бөтен ел буена суыклык кына буладыр.
Мондый җирләрдә үсемлекләр дә, хайваннар да, инсаннар да юк. Вә шуның аркасында тормыш та юктыр.
Кояш булмаса, җир салкын бер боз кисәге генә булыр иде.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).


 

Комментарий язарга


*