ТАТ РУС ENG

Локман Хәким сүзләре

Һәр каплан тиресе кигәнне батыр димә!

Сабыр — шатлык ачкычы,  ашыгу — үкенеч ачкычы.

Оятсыз хатын тозсыз аш кебидер.

Ахмакның күңеле авызында,
Гакыллының теле күңелендә.

Тере эт үлгән арысланнан яхшырактыр.

Берәү сиңа берәүне килеп яманласа,
Бел ки, сине аңа барып яманлар.

Ике кеше туймас: берсе —мал эстәүче, икенчесе — гыйлем эстәүче.

Өч нәрсә өч урында беленер: батырның көче — сугышта, хәкимнең хикмәте — ачу вакытында, дустның дустлыгы — кара көндә.

Иманнан соңра бер дуст тап; аның өчен яхшы дустның мисалы хөрмә агачы кебидер: әгәр хөрмә агачының төбенә утырсаң — күләнкәләндерер, утынга яксаң — җылытыр, хөрмәсене ашасаң — рәхәтләндерер.

Ике кылыч бер кыныга сыймас.

Гыйлемсез галим — ягъмурсыз болыттыр.

Галим җаһилне таный, аның өчен ул бер заман үзе җаһил иде. Әмма җаһил галимне танымый, аның өчен ул бер заманда да галим булганы юк.

Сабырсыз булгач, зарланмый чара юк.

Бу көн бетерә алырлык эшне иртәгә калдырма.

Берәү начар эшне мактаса, бел ки — ул аны кыйлган.

Курыккан кешеңнән бигрәк курыкмаган кешеңнән курык.

Галимнәр берлә сохбәттәш булырга тырыш: надан булсаң — үгрәтерләр; галим булсаң — гыйлемеңне арттырырлар.

Бер дә кимчелексез дуст эзләгәнгә — дуст юк.

Саран байлар җөк-җөк алтын төягән ишәкләрнең салам ашап торганнарына охшыйдыр.

Ахмакта алты төрле хасият бар: җук нәрсәгә ачулана, файдасыз сөйли, һәр кешегә ышана, дошман илә дустны аермый, кирәкмәгән урынга акча түгә, сорамыйча беленә торган нәрсәне сорый.

Сүз авызыңнан чыкмас борын сүзгә син хуҗа, сүз авызыңнан ычкынгач — ул сиңа хуҗа.

Туган җиреннән кузгалмаган галим мәгъдәннән кузгалмаган алтын кебидер.

Ялкаулык, күп йокламак — һәр икесе Алладан ераклаштырырлар вә фәкыйрьлек китерерләр.

Ике нәрсәнең кадере беткәч беленер: яшьлек, сәламәтлек.

Юлга чыкмастан борын — юлдаш сора, йорт алмастан борын — күрше сора.

Көнчелек бер авырудыр, хәсәд — һәлак булмыйча, максуд үлмичә заил булмас.

Өч нәрсә берлән ирләр имтихан кыйлыныр: 1. мал; 2. дәрәҗә; 3. кайгы.

Адәмнәрнең зәгыйфьрәге сер яшермәктә зәгыйфьтер, куәтлерәге — ачу йотканыдыр, сабырлырагы — фәкыйрьлеген яшергәнедер, баерагы — барына канәгать иткәнедер.

Үзе кыйлмыйча, кешеләрне изгелеккә өндәгән кеше кулына шәм тотып, шәмне үзе күрмичә, кешеләргә якты күрсәтеп торган сукырга охшыйдыр.

Дөнья әһеле — бер көймәгә менеп агып баралар, вәхаләнки үзләре йоклыйлар.

Гадел солтан, тугъры казый, белгеч табиб, агым су, корылган базар булмаган җирдә тормак тиеш түгелдер.

Һәр кош үз тавышы илә ләззәтләнер.

*

Бу рисаләнең хәзерге заманымыз өчен ул кадәр әһәмияте булмаса да, яшь вакытта тәртип итдекем өчен, бер ядкяр калсын дип, мәйдане интишарә куйдым.

Хәким — философ.
Аның өчен — «чөнки» мәгънәсендә.
Ягъмур — яңгыр.
Җаһил — надан.
Сохбәттәш —  гәптәш, әңгәмәдәш.
Мәгъдән — чыккан җире (шахта).
Хәсәд — көнчелек.
Заил булмас — юкка чыкмас.
Вәхаләнки — чынында, гамәлдә.
Казый — судья.
Табиб — врач, доктор.
Мәйдане интишарә куйдым — халыкка (мәйданга) чыгардым.

(Чыганак: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).


 

Комментарий язарга


*