ТАТ РУС ENG

Мәче баласы һәм Сыерчык

Кайсыдыр бер өйдә бер Сыерчык бар иде.

Үзе сайрау һөнәрендә начар булса да, бик гакыллы вә фи керле булганлыгыннан, сайравының начарлыгыны яшерә аладыр иде.

Шул ук өйдә бер Мәче баласы да булып, Сыерчык монып илә араларына кыл да сыймаслык дәрәҗәдә дуст иде.

Мәче баласы да бик җуаш булганлыктан, Сыерчыкка сөемле иде. Бервакыт боларның хуҗалары кунаккамы, кайдадыр китеп бик озак торгач, Мәче баласы һәр көн барып ризыклана торган ашъяулыктан аерылып, моны ачлык, кыйхытлык җөдәтә башлады.

Мәче баласы, рузаның катылыгы үзәгенә үткәнлектән, идән буенда кызганыч тавышлар илә мыраулап, күңелсезләнеп йөри иде.

Бу хәлне күреп торгач, Сыерчык Мәче баласына киңәш юлында шушы рәвешчә сүзгә кереште:

— И дустым Песи! Син бигрәк саф күңелле вә җуаш табигатьле икәнсең, мин синең үз файдаңны үзең белмәвеңә исем китә. Әнә борын астындук читлектә Тургай асылынып тора. Читлек ишеген ач та, шул Тургайны алып аша. Син гафил булма, сиңа балалыгыңны ташларга вакыт инде. Бу дөньяда кем көчле булса, ул ни кыйлса да ирекле.

Фәйләсүф Сыерчыкның бу сүзләре Мәче баласының хушына китеп, ул, дәрхаль читлекне ачып, Тургайны чыгарып, тотып ашады.

Бу Тургай гәрчә Мәчене туйдырырлык булмаса да, йөрәк ялгарга ярады.

Соңра Мәче баласы, бөтенләй туюның да юлын эзләп, як-якка карады да, озак уйламыйча, теге киңәшне өйрәткән хәлфә Сыерчыкның үзен дә тәгъзим берлә генә ашады.

 

***

Берәү кардәшенә кое казыса — үзе төшәр.
 
Кыйхытлык — каты ачлык, кытлык.
Хушына китү — ошау.
Тәгъзим берлә генә — олылап кына.


Комментарий язарга


*