ТАТ РУС ENG

Мосафирләр һәм Этләр

Төнгә таба ике Мосафир урамда тәмле-тәмле сөйләшеп баралар иде. Боларның бу тынычлыклары озакка бармады, кинәттән бер капка астыннан кечкенә генә курнос Көчек «Тәф тәф» иткәч тә, аның артыннан икенчесе, аннан өченчесе, дүртенче бишенче, алтынчы… Күз ачып күз йомганчы иллеләп Эт җыелып та алды. Мосафирләр, сискәнеп китеп, берсе кулына таш та алган иде. Икенчесе: «И иптәш, син Этләрне өрүдән тыя алмассың, тик Эт көтүен тагы да күбәйтерсең; әйдә, алга атлыйк; мин Этләрнең холкын бик яхшы беләм», — дигәч акрын гына илле-алтмыш адым киттеләр. Киткән саен, Эт тавышлары азайды, бара-бара бөтенләй үк ишетелми башлады.

***

Көнчеләр синең тәрәкъкыеңне күрсәләр, әбәда өрерләр. Әмма син аларга карама, үз юлың берлән бар. Өрерләр дә туктарлар.

Тәрәкъкый— алга китеш, прогресс.

Әбәда — һаман, бертуктамый.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)

 Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел


Комментарий язарга


*