ТАТ РУС ENG

Тургайлар ашыймыз!

—    Менә тургайлар ашыймыз! Тургайлар ашыймыз! — дип, балалар идән буенда йөгерешеп йөриләр иде. Аларның һәммәсенең дә кулларында камырдан ясалган, яңа гына пешкән берәр тургай бар иде. Тургайларның канатлары киерелеп ясалган, күзләре урынына йөзем җимешләре куелган иде.
—    Ә бу тургайның тересе дә буламы, әти? — дип, үзенең кошчыгының канат очыннан тешләп, атасыннан сорады.
Атасы: «Нигә булмасын, тургай бик яхшы кош ул, ул бик матур гына сайрый да», — диде.
—    Ә ул кешегә тимиме? — дип, нечкә генә тавышын сузып, Газизә сорады.
—    Әй, син җүләрме әллә, Газизә? Кошлар кешене тешли микәнни инде, — дип, Мәхмүт каршы төште.
—    Әлбәттә, тешли. Әйе, тешләмәс, менә безнең әтәч нинди каты тешли, — дип, Газизә үз сүзен куәтләде.
Аталары боларның сүз көрәштерүләрен күргәч: «Туктаңыз, колакларыңызны салып утырыңыз әле. Мин хәзер сезгә тургай хакында сүз сөйлим», — диде. Балалар утыргач, аталары ушбу рәвешчә сүзгә кереште:
— Тургай ул  кечерәк кенә, саргылтрак соры бер кош. Ул җирдә утырган чагында, син аның төсен җирдән бер дә аера алмассың. Безнең үземезнең кырларда була торган кыр тургае кайда булса да, игеннәргә якын җирдә, җир эчен казып, үзенә оя ясый. Ул шунда оясына саламнар, җоннар һәм шундый җиңел нәрсәләр ташый. Ул таң иртән, әле кояш та чыкмаган була, йокысыннан тора. Шуннан, кызарып чыккан кояшка каршы, югары һавага менеп китә дә бик моңлы,  матур гына иттереп сайрый. Шуннан соң эшкә тотына. Оя ясый. Үзе һаман сайрый. Эшләгәч, юлдан йә бер орлык табып алып,  йә бер чебен-черки тотып алып, иртәге ашыны ашый, ял итә, соңра тагы эшкә тотына. Менә оя ясалып та бетә. Ана тургайчыклар аның балаларын чыгаралар. Хәзер инде ата тургайга да, ана тургайга да эшләр тагы да күбәя: балаларны туйдырырга кирәк, әле алар үзләре очып, үзләре өчен үзләре азык таба алмыйлар. Алар әле хәзер җылы ояда гына утыралар, чырылдыйлар, ашыйсылары килә. Менә аталары игенлек кырлар өстендә пыр-пыр оча башлый. Сайрый, сайрый, һаман сайрый. Бервакыт таш кеби тып итеп җиргә куна. Орлыкмы, бер чебен-черки, чикерткә-фәләнме авызына каба да, оясына кайтып, балаларына ашата. Бара торгач, балалар үсеп җитәләр, алар  инде үзләре дә оча ала һәм үзләренә җитәрлек азык таба ала башлыйлар. Шул арада, әйләнеп карасаң, җылы җәй    үтеп  китә. Үзенең салкын җилләре берлә көз килеп җитә. Озакламый кар да яварга тора. Инде кошларга тукланырга азык калмый. Алар инде кырлардан орлыклар, чебен-черкиләр таба алмыйлар. Инде аларга җылы якларга, кыйбла тарафларына китәргә вакыт җитә. Менә алар кайчакта бөтен көтүләре белә бергә, кайчакта пар-пар булып та очалар. Менә шул вакытта безнең тургайлар да китәләр. Яр буйлары, диңгез кырыйларында утырып ял итәләр, сайрашалар. Җылы мәмләкәтләргә барып җитәләр. Алар анда бездә кыш беткәнче торалар. Ничек монда кар эреп, җылы җилләр исә башладымы — алар тагы туган җирләренә кайталар. Тагы әүвәлге эшләренә керешәләр.
—    Алай булгач, тургайлар хәзер кайтканнардыр инде, — дип, Газизә әйтеп куйды.
Аталары:
—    Алар, бәлки, кайтканнардыр, бәлки, һаман очып йөри торганнардыр. Сез тик идән буенда үзеңезнең камыр тургайларыңызны тотып йөгерешеңез әле. Хәер, Рифгатьнең тургае, белмим, оча алыр микән инде? Ул аның бер канатын ашап та ташлаган инде, — дип көлеп куйды.
Балалар тагы да:
—    Без тургайлар ашыймыз, тургайлар кайтканнар, — диеп йөгерешеп киттеләр.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).


 

Комментарий язарга


*