ТАТ РУС ENG

Үткен пәке

Бер Иптәшем илә сәфәрдә йөргәндә, кич булгач, бер авылга фатирга кереп, йокыга яттык.

Берзаман иртә берлән торсам, күрше бүлмәдән Иптәшемнең кычкырган, ыңгырашкан, ишәк кеби бакырган тавышы ишетелә.

Кичә кич кенә бернәрсәсез, сәламәт яткан Иптәшемнең бу хәленә гаҗәпләнеп, бүлмә аркылы: «Ни булды сиңа, Иптәш, Әллә бер-бер төрле авыру эләктеме?» — дип сорадым.

Иптәшем җавапта: «Юк, бернәрсә дә юк, тик бераз сакал-мыек кына төзәтәм», — диде.

Соңра мин, тавыш һаман да туктамагач, аның янына бардым.

Карасам, моның кулында бер үтмәс чалгы пычак, каршында көзге: чыраен сытып, кашларын җыерып, мыек төзәтеп утыра.

Бичара, үтмәс пычак илә кыра торгач, иякләрен, иреннәрен тәмам кискәләп бетергән, куллары вә авызы канга буялган.

Белдем ки, моның ишәк тавышлары чыгаруына сәбәп шул икән!

Шулай бу кызыкны тамаша итеп торган чагымда, Иптәшемнең янында гаять үткен һәйбәт английский пәке күрдем дә аңар: «Ник бу яхшы пәке илә файдаланмыйсың?» — дидем.

Иптәшем җавабында: «Үткен пәке иренемне кисәр дип куркам», — диде.

 

* * *

Дөньяда күп кешеләр бар ки, үткен вә гакыллы кешеләрдән куркып, үз тирәләрендә күбрәк ахмакларны йөртәләр.


Комментарий язарга


*