Тукайга багышланган шигырьләр
1. Йөгереп чыгар кебек Тукай-Кырлай авылы… Урамыннан Тыныч кына ничек үтәсең, — Кәләпүшен тотып, тыкырыктан Йөгереп чыгар кебек көтәсең… Аны сагынып, аны көтеп таллар Еламсырап башын игәнме? Ничек көтмәсеннәр — ишеткәннәр «Ул һаман да...
Ул ятим дә, ул мескен дә диеп Сөйләнелгән элек-электән, Күз алдына аны боек итеп Китерергә күпләр күнеккән. Әйтерсең лә Тукай бар гомерен Арка туңып кына яшәгән? Ләхәүләсен укытып Ишмиләрнең Яшен булып шагыйрь яшьнәгән! Әйткән сүзе...
Ишеттем мин читтә «Туган тел»не, Халкым, нинди моңлы көең бар… Тукаемны йотылып тыңлаганда, Тамагымда кайнар төер бар. Кем ничектер, әмма мин бу җырны Тыңлыйм да гына тыңлыйм, туялмыйм. Әсәрләнәм сабый бала кебек, Ир булсам да...
…Ярты тәрәзәгә кадәр — кибәк, Чыпта белән ишек тышланган. Күрмәгәндә сөлгеләрне чәйнәп, Бозавы да шунда кышлаган. Чалгы пәке белән сырлый-сырлый, Әрәмәдән кискән таякны, Мич башында кайнар арышка мин Азмы утырдым күмеп аякны… Ишеткәнгә әллә шул...
Илдар Юзвевка* Халкым, син моңнан яралган, Җырда телең ачылган — Язмышың булып тезелгән Шагыйрьләр һәм гасырлар. Халкым, син моңнан яралган, Җырда рухың чагылган — Канатларың күтәрелгән Кол Гали кочагыннан. Халкым, син моңнан яралган, Җырында кайнар...
Бер карасаң, бу дөньялар Кызганыч, кызык кына, Иман сүзе дә яшәде Сүзлеккә посып кына. Ахры, «имамнар калдыгы» Булып күренгәндер ул, Тере телдән заманында Шуңа сөрелгәндер ул… Җанны әрнетеп күп еллар Вөҗданда иман сызлар —...
Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел! Март, 1963 Зират диварында бу сүзләрем. Күпме тарих монда күмелгән… Исмем югалса да шул гыйбарәм Калыр, бәлкем, халкым күңлендә: Исәннәрнең кадерен бел… Мәкаль булып очты бу шигырем, Гомере бар...
Легендар җырчыбыз Галия Кайбицкаяның 100 еллыгына «Еламый бит, җырлый сандугач» дип, Бишегендә Тукай тирбәткән, Әлли-бәлли, бәллүкиләр көйләп — Моңнар әлифбасын өйрәткән. «Сөбханалла!» диеп сокланган ул — Нурлы сәхнәләрдә күргәндәй, Туган телдә илгә сайрауларын Җәлил...
Ничә яшьтә Тукай, дигәндә, Син ялгышма, халкым, ялгышма: Ничә гасыр моңга-сагышка, Ничә гасыр синең язмышка? Ничә яшьтә Тукай, дигәндә, Белеп сана, милләт, син аны: Ничә яшьтә рухың ныклыгы, Ничә яшьтә синең иманың? Ничә яшьтә Тукай,...
t tt ttt Иманыбыз — tttАңыбыз, tttТукай — рухи tttҖаныбыз, tttДөньяларда — tttДаныбыз, tttОнытмабыз tttАны без! ttt tt t Июнь, 2001 (Чыганак: Сиңа әйтер сүзем бар: шигырьләр, фәлсәфи фикерләр / Шәүкәт Галиев. – Казан: Татар....