Тукайга багышланган шигырьләр
Син җыйнадың көч белән гүзәллекне Һәм күрсәттең җырлап яшәү үрнәген, Һәр адымың бүләк булды халкыңа, Россиягә багышланды йөрәгең. Халкың үчен чагылдырган хисләрең, Әйтче, шагыйрь, әйтче, Тукай, тынармы?! Көрәшләрдә кайралган булат кылыч, Әйтче, шагыйрь, әйтче, Тукай,...
Язлар килде. Килде, димәк, шигърияткә дә чират. Чык, и дустым, кабреңнән син, шигъри учагың көйрәт. Соклансын кояш, сөенсен татарның Тукаена, Китик без Казан арты йә Кырлай тугаена. Анда тумасам да беләм, ул җир һаман исемдә,...
Күкнең зәңгәр нурларының фонтанына, Сиңа, Тукай, шигъриятнең ал таңына, Ерак Ефрат буйларыннан, Багдадымнан Йөрәгемне алып килдем мин яныңа! Озак юлның газапларын йөкләп иңгә, Алып килдем, бөек Тукай, синең илгә, Бүләк итеп мәхәббәт һәм җырларымны, Хуш...
(Өзек) Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай! Тавышың яши кабатланып һәр буында. Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга. Ялагайлык пәрәвезен тоттың тупка, Туры булды юлың, ныклы һәр адымың. Эзләмәдең шөһрәт, охшап Геркулеска,...
Син яшендәй балкып яшьнәдең дә Йолдыз булып күккә атылдың Һәм, онтылмас моңлы сазы булып, Йөрәгендә калдың халкыңның… Язлар килә янә. Һаваларда Язның татлы сулышы ишетелә, Каурый болытлардан сызылып кына Җанга якын таныш моң килә. Нидән...
Тукайлы ил — Татарстан, Моң-җырлы ил — Татарстан. Бүген бездә Тукай көне, Бәйрәм итә Татарстан. Кошлар моңлы сайрый бүген, Кояш көлеп карый бүген. Кояш кебек Тукай рухы Назлый бүген илем күген. «Зиләйлүк»не, «Туган тел»не Җырлыйбыз...
Ул булмаган булса, белмим, белмим… Уйлардан да хәтта җан өши. Әле ярый, ишетелгән аңа Сыкранган бала тавышы. Учагына, кочагына алган, Таныш-туган түгел, чит кеше. Даны да юк, малы да юк аның, Ул бит бары —...
* * * Безнең туу — үзе ачыш, киләчәкнең нигезе. Бүгенге гадәтилектә югалтмыйк үзебезне. Вакытында бүген исән чын Тукайларны күрик. Яратып кына, көнләшеп, даһига: «Даһи!» — диик. Мөмкинлекнең чиген тану — нинди авыр хакыйкать. Алда...
Әти Әтнә базарыннан — бәйрәм! — Чана башын тизрәк актардым, Ат печәне, салам арасыннан, Арасыннан чиста ак карның Күмәч чыкты, китап — Тукай чыкты, Әкиятләре белән, кар белән Тукай керде өйгә, казанда аш, Бөтен дөнья...
* * * Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул. Г. Тукай Бар дөньяның ямен, гамен җыеп Яна шагыйрь, ут бөрки тәннән. Шагыйрь өчен шушы дөнья — оҗмах, Шушы дөнья —...