ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган шигырьләр

Харрас ӘЮП *** ("Бер иңдәге ике фәрештә күк…")

* * * Тукайның өстәл тартмасында Коръән белән револьвер сакланган. Бер иңдәге ике фәрештә күк — Бер тартмада Коръән, револьвер: Бер үк җанны икәү сагалаган… Мәрхәмәт бир берүк, иман бир! Револьверга кагылмаган шагыйрь… Тик әле...

ЗӨЛФӘТ Ялгызлык

Ил өстендә айкала җил Тыннарны буып. Боз да боз тәрәзәләрдә — Тукайга суык. Нинди язмыш булды соң бу? Юл кая бара? Каралып ява карлары, Бураннар кара… Кечерәя шәмнең уты… Кем тора артта? Шәм өстендә кара...


Нур ӘХМӘДИЕВ Тукай

Шагыйрьләр күп, Халык барсының да Телдә йөртәмени шигырен? Бөеклекнең сере нәрсәдә соң, Ни билгели шагыйрь гомерен? Кемнәр белми: Өч дистәсен Тукай Тутырмыйча дөнья куйганын; Күңеленә җыеп халык моңын, Үпкәсенә — дөнья тузанын. Әзмәверләр күтәралмас йөкне...

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Тукайдан хатлар (Поэмадан өзек)

Исе китеп ята күле Кабан «Алар минем колагыма: «Синең шигырьләр халыкка үтә, фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек», — дип …лыгырдадылар. Миңа, һәрва¬кыт милләт фикере белән рухла¬нып, илһамланып торган шагыйрь¬гә, табигый,...

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Тукай көне

Илдә кояш, Җирдә кояш, Йөздә кояш, күздә кояш. Көндәгечә көлә кояш, Әмма бүген үзгә кояш. Бүген аның каршысына Канатланып чыккан бөре… Аваз сала томшыклары: Тукай көне! Тукай көне! Килә язлар, китә язлар, Һәр ел саен...

Лена ШАГЫЙРЬҖАН Тагын язлар килде

t tt ttt ttt ttt Тукайга ttt ttt ttt  ttt ttt tttНәни Апуш, сине tttКулларыма алып, tttЙолдызларга тикле tttЧөясем килә. tttҮз әниең кебек, tttБитләреңнән үбеп, tttСабыйкаем, диеп, tttСөясем килә. ttt ttt tttБашкалардан элек tttХәлләреңне белеп, tttШөбһә-шикләреңне...

Мансур ШИҺАПОВ Казансу яры биек…

Казансу яры биек… Тау итәгенә менеп Тыңлап торам агышын. Арча ягыннан искән җил, Ак дулкыннарга төреп, Тарата Идел суына Тукай моңын, сагышын.            Казансу яры биек…            Таллар аралап кереп,             Тыңлыйм дулкын кагышын.            Таулар...

Равил ФӘЙЗУЛЛИН *** ("Үлемнәре белән үлемсезлек…")

* * * Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр. Кемдер сорар: «Кая дәлилең?» Мин эндәшмим. Каберләре әйтсен Тукай, Кәрим, Кутуй, Җәлилнең… Үлеп күрсәттеләр безнекеләр! Гомерләре булды, һай, кыска! Ә бит үлеп үлемсезлек яулау —...