Видео
Филология фәннәре докторы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының тарих һәм социология кафедрасы доценты Наил Таиров татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) турында сөйли. 1909 елның җәендә Габдулла Тукай биш көн хәзерге Ульяновск өлкәсе Барыш районы...
Казанның Габдулла Тукай әдәби музее өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева татар шагыйре Габдулла Тукайның музей даими экспозициясендә тәкъдим ителгән шәхси әйберләре турында сөйли. Ел саен Габдулла Тукайны (1886-1913) искә алу көнендә Казанның Габдулла Тукай...
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Рәссамнар берлекләре әгъзасы, шагыйрә, сәнгать белгече Розалина Шаһиева үзенең “Шамил йорты” шигырен укый
Әхмәт Мәзһәров , Татарстан Фәннәр академиясе президенты, техник фәннәр докторы (Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган Халыкара фәнни конференциядә ясаган чагыш (Казан, 2011 ел)).
Татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) "Эш беткәч уйнарга ярый" (1909) шигыре буенча төшерелгән татарча мультфильм. Җитештерүче — "Мастер" Компанияләр төркеме һәм "Татармультфильм" берләшмәсе (2011).
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре КФУ профессоры Фоат Галимуллин. Казан шәһәренең Татар зиратында Габдулла Тукайның кабере янында 2012 елның 15 апрелендә – шагыйрьне искә алу көнендә узган шигъри митингта ясаган чыгыш.
Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов Казанда татар шагыйре Габдулла Тукайның Әдәби музеенда оештырылган "Тукай укулары-2011" фәнни конференциясендә ясаган чыгыш (2011 ел, апрель))
Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты. Үзенең иҗади эшчәнлеге өчен 2014 елда Фән Вәлиәхмәтов Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат буларак тәкъдим ителде. (Казанның Г.Тукай әдәби музеенда ясаган чыгыш)
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Рәссамнар берлекләре әгъзасы, шагыйрә, сәнгать белгече Розалина Шаһиева үзенең Габдулла Тукайга багышланган шигырен укый
Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллин татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) "Өзелгән өмид" (1910) шигыренә һәм татар халык көенә җырланучы "Тәфтиләү" җырын башкара.