ТАТ РУС ENG

Иҗат

Казый кем була? 

— Собраниегә  казый  булыр өчен нишләргә кирәк? — Театруның хәрамлыгы вә хиҗабның лөзүме илә фәтва биреп* (* Йөзне каплап йөрү тиешлеген күрсәтеп биреп.), имамнардан приговор җыярга кирәк.

Тиешсез эш

Казан җәмгыятел голямасы, диндә булмаган хиҗабны ихтирагъ итеп, дин исеменнән фәтва вирдектән соңра, хиҗабның тәэсире сәбәпле Казанда янә берничә фәхешханә ачылачак имеш. Җәмгыятел голяма — галимнәр;  монда  «муллалар» мәгънәсендә. Хиҗабны   ихтирагъ   итү — йөзгә   каплый  ...

Фатиха базары, яки Макарья ярминкәсе   

Богырыслан өязе Мәчәләй һәм Әсәкәй карьяләрендә, Макарьяга зур фабрикантлар җыйналган кеби, зур-зур чалмалы муллалар җыйналалар икән. Монда бәләкәйрәк фирмалар мөәззин исемендә булалар. Мужиклар фатиха алмага гөруһ-гөруһ булып киләләр. Бу фатиха базарының башлыгы — Габбас ишан,...

Ахун хәзрәтләрнең сатылулары   

Бай: — Хәзрәт,  кыз балаларны русча укытырга вә качмаенча йөртергә ярыймы? Ахун: — Юк, юк! Кыз-хатынга уку хәрам. Хосусән русча уку хәрам; соңра да хиҗаб, әлбәттә, фарыз! Бай: — Безгә бирәчәкеңез улан 180 сумны зәкяттән...

Бюрократлар   нәсихәте   

«И гыйззәтлү өтелгән халык! Крестьяннәргә җир бирергә ярамый, чөнки җир бирелсә, элгәредәй күп мәртәбә фәкыйрь булмакыңыз ихтимал. Мөсавәт мөмкин түгел. Әгәр халыкка тигез хокук бирелсә, инсанның кадере бетәчәк. Тагы да министрларны хөкем каршысында мәсьүлиятле кыйлынса,...

Ишан  кәрамәте

Гаҗаиб, кайсы кешеләр, ишан хәзрәтләренә яманлап, аларның кәрамәтләренә инкяр кыйлалар. Мин бик гаҗәпсенәм: әллә аларның бер дә ишан хәзрәтләр берлән мәҗлестә ултырганнары юк микән? Юхса, алар берлән ашка-суга йөрсәң, кәрамәтләре бик заһир була: алар, ким...

Алырга ашыгыңыз!

Звериноголовскидә вакытлы аптик ачылды. Сукырайта торган, баш авырттыра торган, эч күптерә торган, сару кайната торган вә башка төрле дарулар сатыладыр. Аптик иясе бер мөсафир хаҗи исемләнмеш кешедер. Даруларының бәгъзесе Азия балчыгы, Африка үләне, Амрика ташы...

Тугъры сүз 

Дәүликам стансасында фазыйләтле Ибраһим әфәнде Сәйфуллин җәнабләре «Бәянел хак» гәзитәсенең кабахәт мәсләктә улып, укучыларыны җәфа итдеке тугърысында безә бик озын мәкалә язмыштыр. Бу хакта гәзитәмездә бик күп кәррәләр язылдыгына күрә, Ибраһим әфәнденең бу мәктүбене дәреҗ...

Гүзәл  бер хәкыйкать 

«Бәянел хак»ның 50 нче номерында «Кабих бер иф тира» сәрләүхәсе илә* (* «Кабахәт бер яла» исеме белән.)  кабих гыйбарәле бер лакыйрди язылып, гүя «Бәянел хак» идарәсеннән безгә: «Гәзитәңезне җибәреп торыңыз; мөхәррир кычкырышына идарә гаепле булмаса...

«Тәрҗеман»ның  кязибе  

Үзенең нәфесе эстәдекенчә милләти әгъфаль идеб фаидә казанмайа үгрәнмеш «Тәрҗеман» бабай 85 нче номерлы гәзитәсендә, бер-ике сәтыр ап-ачык ялган гыйбарәләр илә, белмәм нә сәбәптәндер, безә һөҗүм итмәк эстәмеш. У димеш ки: Муазәнәсезлек шу дәрәҗәйә варды...