ТАТ РУС ENG

1906 ел

Һәркимиң кәндинчә вардыр ля мәхаль әндишәси

«Борһане тәрәкъкый» гәзитәсенең 52 нче номерында «Надан шәкерт» имзалы бер кеше «Борһане тәрәкъкый»дән башка һәммә татар гәзитәләрен кагып килә дә шулук арада «Фикер»нең сәяси баш мәкалә язмаганнан зарлана. Дөрест шул, «Фикер» гәзитәсе көн саен, сәгать...

Театруның файдасын халыкка ничек төшендерәмез һәм хәзрәтләрдән ничек дөрестләтәмез

«Казан» миһманханәсендә яхшы гына, тугъры гына фикерле бер әфәнде илә үзара мосахәбә кыйлып утырганда, җәнабләреннән түбәндә язылачак тугъры сүзләрне ишеттем: Әүвәлән, без халыкны һәм «җәмгыяте хәйрия»нең членнәрен «җәмгыяте хәйрия» акчасына театру ясарга һичбер рәвешчә күндерә...

Уральск хәбәрләре (2)   

Шәһәремезнең яшьләре якында булачагы мөхакъкакъ булган «Әдәбият ахшамы»на үзара репетицияләр ясап хәзерләнә башладылар. * Үткән номерымызда вәгъдә кыйлынган лично-почетный потомственный, әллә нинди яшелле-күкле гражданинның өендәге мәҗлеснең тәфсиле бу номерымыздан да   «илляһем-фаляһем»   кагыйдәсе   буенча   калды, *...

Сәдәхә

Күптән түгел «Казан» миһманханәсендә җәмгыять булып, шундагы җәмәгать җәмгыяте хәйрия файдасына акча сала башладылар. Шулвакыт бер кеше мәшһүр Фатих абзыйга карап: —    Йә,  селкен,  Фатих абзый!   (Ягъни  акча   сал),— диде. Фатих, бу сүзгә ачуланып: —   ...

*** («Уклар» гали фикерле…») 

*** «Уклар» гали фикерле бер татарны бик нечкәләп тикшерә вә тәфтишли торгач, бик зур нәрсәләр кәшеф итте. Чөнки «Уклар» бу юлы татарның корсагына карады. Караса, ни күзе берлә күрсен! — ушбу рәсемдә тасвир кыйлынган хакыйкатьне...

[Фемида]

Ф е м и д а*:— Мәгърифәтсез, гыйлемсез, вөҗдансыз мулла (караңгылыкка чакыручы), гәрчә калын вә җуан булса да, инсаният вә исламият ноктаи назарыннан караганда, бик нечкә һәм җиңел. Мәгърифәтле вә вөҗданлы мөселман (яктылыкка чакыручы), гәрчә...

Казанда никах мәҗлесе 

Яхшы гына зур бер мәҗлес. Мәҗлеснең бер түрендә Сәмәнетдин хәзрәт, икенче түрендә Мөштәри хәзрәт утырганнар да, берсе никах укый, берсе бу рәвешчә иҗабе кабул сүзләрен әйтә: «Син, кем, Әхмәдһади Максуди, Биби Кәүкәбел-фәна Календаретдин кызыны, вәли-вәкил...

Шартлар

«Мөселман иттифакы»на кереп, үзеңне мөэмин вә мөселман дидерәсең килсә, менә шул түбәндәге нәрсәләргә иман китерергә кирәк: 1) байлык, 2) җирлелек, 3) алпавытлык, 4) кәләпүшлелек, 5) Истанбул эчендәге форма илә һәр мөтәкәббирнең күңеленә ригаять итеп тормаклык,...

Телеграмнар

Багъчасарай. Исмәгыйль Гаспринский «Тәрҗеман»ның «Мөтәфәррика»сына «Камусы гыйльмия вә фәнния» дәреҗ иткән шикелле, «Милләт» гәзитәсенә «Әхтәри» дәреҗ итәчәк. Әгәр «Камусы гыйльми» яки «Әхтәри» бетеп калса, Кәламулла (Коръән) басачактыр. Петербург. Рәшит бабай яртысы керәшенчә, яртысы чуашча уларак...

Гаҗәп түгелме?  

Бу дөньяда Гафифә исемле фахишәләр, Салих исемле фасикълар, Садыйк исемле кязибләр, ханәкаһ исемле тәрәтханәләр, «Бәянел хак» исемле бәянел батыйльләр, «Йолдыз» исемле тычкан утлары, ишан исемле ишәкләр, солтан исемле Сыртланнар, Габделхәмит исемле аюлар, Әхмәтҗан исемле әллә...