ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган шигырьләр

Равил ФӘЙЗУЛЛИН *** ("Яздан аерып булмый Тукайны!..")

* * * Яздан аерып булмый Тукайны! Язда килгән, язда ул янган. Язы киләчәге барлар ничек китсен, Ничек югалалсын дөньядан?! Язны җуймый Кара елларда да, Халыкның ул гүзәл гамьнәрен, Хыялларын, чорлар аша безгә — Бүгенгегә...

Гәрәй РӘХИМ Тукай

Ул бер үксез бала, чираттагы ятим, Юк, диделәр, аның ата-анасы да. Бу — ятимлек түгел, сабый чагыннан ук Әверелү иде халык баласына. Гомре кыска булыр, үләр бу, диделәр, Колак салып синең яшьли моңлануга. Ләкин белмәделәр,...

Данис ХӘЙРУЛЛИН. Тукай тавышы

Тавышын ул язып калдырмаган, Күз нурлары калган — сүзләре. Йөрешләрен күрер экраннар юк, Ә эзләр бар. Тирән эзләре. Тавышын ул язып калдырмаган, Ә яңгырый җанда, яңгырый: Күзләремдә яшен чаткылары, Күңелемдә ләйсән яңгыры. Тавышын ул язып...


Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ Тукайның соңгы рәсеме

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч… Күзләр — кара кояш! Гамь яктысы… Гөлҗамаллар төнлә җеп эрләр. Иреннәрдә сүзләр: «Сынды кылыч… Бар ышаныч сездә, тереләр!» Кайтмаган үч булып, һаваларда Яшен балкыр… яңгыр кояр күк. Күз йомарга...

Рәдиф ГАТАШ Тукай урамында

Кышкы көндә, февраль буранында, Килдем тагын Тукай урамына. Ишелеп кар ява юлларыма: Мәңге кояш — Тукай урамында — Шагыйрь урамында. Ыгы-зыгы трамвай юлларында, Тормыш тавышы — завод җырларында, Басып торам шулар уртасында. Кушыла уй җилгә,...

Рәдиф ГАТАШ Тукай Казанына

Бөек Тукай торган синдә, Җәүһәр җырларын язган. Сөекле шагыйрь эзләре Саклана синдә, Казан. Ул килгән бит, сиңа килгән Җырлап, «Пар ат»ы белән. Ул килгән сине — йөрәктән, Чынлап ярату белән. Ашкынып ярсу гомердә Талпынган ул,...

Ренат ХАРИС Китмибез!

Китмибез без, безгә анда… Г. Тукай «Китмибез!» — дип әйткән шагыйрь китте… Ләкин китте ләйсән яңгырга. Күк гөлдерәү булып күңелләрдә «Китмибез»е калды яңгырап. Советларны Казан диварына терәгәч тә китереп фетнә көз, Вахитовлар каны ташка сеңде...


Рөстәм МИНГАЛИМ Язгы Тукай янында

«Ачылды тау…» — диләр язда, Тау түгел, йөрәктер ул! — Язда шулай бер ачылу, Яңару кирәктер ул… Яшәешнең баш көненнән Бүгенгәчә — ни заман! Күзсезләр дә киләчәген Нурлы итеп уйлаган. Бик ерактан шәйләнгән нур Бу...