ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган шигырьләр

Фаил ШӘФИГУЛЛИН Туксан яшьлек Тукай

Бертуктамый сайрый, И сайрый ла… Һаман сайрый тургай. Сау, таза карт икән Толстойдай Туксан яшьлек Тукай. Чәчләр генә азрак көмешләнгән, — Күзләр шул ук аның. Бер атлый да — туктап тыңлап тора Тургай тавышларын: «Нинди...

Фәнис ЯРУЛЛИН Тукай Петербургта

Салкын җилләр белән каршылады Петербург сине — пайтәхет: «Тешен сындырып бирә диләр, имеш, Алла бүрегә бирсә дә бәхет».                      Язмыш синнән барсын күпсенде шул, —                      Үрелим дисәң бәхет кошына:                      «Синең өчен түгел бит...

Шамил МАННАПОВ Шагыйрьләр

Шагыйрьләрнең язмышлары уртак: Намус белән — узган юллары. — Син кол! — диеп күпме каксалар да, Рухы белән Кол булмаган барыбер Кол Гали.               Тукай ятим килеш курыкмаган               Кара көчтән — кара шайтаннан,              ...

Рифкат ЗАКИРОВ Тугрылык

(Г. Тукайның әйтелмичә калган йөрәк сүзе) Үзсүзләнеп яздым мин сызланып, Карамадым чиргә, бизгәгенә. Канатланып яздым: кан бозланып, Бу дөньяда җаным бизмәвенә. Шөкер, яшәгәндә «тел алмашып», Кайгысын да күрдек, шатлыгын да… Шулар, күңелемдә кристаллашып, Әверелде җырга,...

Камил МОСТАФИН Юлның дәвамы

Кышкы урман. Зифа каеннары Каршы ала мине тын гына: Иңнәренә салып ак шәлләрен, Чыккан алар чана юлына. Яңа юлны җитез чана сызган, Тапталмаган әле эзләре. Эзләр, эзләр! Кая илтә алар? Кем калдырган икән үзләрен? Хыял...

 Зиннур НАСЫЙБУЛЛИН *** ("Әфәнделәр, нәрсә булды монда?..")

* * * — Әфәнделәр, нәрсә булды монда? Телиләрме орден бирергә? Әллә нашир күккә аштымы соң?.. — Тукай булып китте биредә. Шигырь алып килгән. Көчкә йөри Һәм йөткерә үзе шулхәтле. Чебеш кенә тәндә — буйсынмас рух, Каян...

Зиннур НАСЫЙБУЛЛИН Хаттатлар

Борынгы заманнарда китапларны кулдан күчереп яза торган булганнар. Китап күчерү осталарын хаттатлар дип йөрткәннәр. Бу шигырьдә телгә алынган Габделнасыйр Сабит улы, Сөбхан Мәрҗани, Габделкәрим һәм Сәйфелмөлек Зәйнетдин улы — XVIII-XIX йөздә яшәгән хаттатлар.   Ут...

Әхмәт РӘШИТ Тукай варислары

Зәңгәр биеклектән шат тургайлар Табынына язның ямь түгә; Тукай язмышына шаһит урман Кыйсса сөйли матур бер көйгә. Уйчанлыгын шатлык алыштырган. Яшьлек булып тәндә дәрт кайный. Ул сөенгән — Кырлай авылына Варислары килгән Тукайның. Күпне күргән...


Роберт ӘХМӘТҖАНОВ Килә иде Кырлай юлыннан

Рудниклардан килгән өн шикелле, Тау катламын үткән җыр сыман, Тау йөрәге — кайнар чишмә сыман Җанлы тавышын аның — юксынам… Ул янәшә! Әнә, бишек җыры Тирбәлдерә каен сиртмәсен. Россиядә туган, аның улы, — Язмыш аны...