Тукайга багышланган шигырьләр
* * * Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр. Кемдер сорар: «Кая дәлилең?» Мин эндәшмим. Каберләре әйтсен Тукай, Кәрим, Кутуй, Җәлилнең… Үлеп күрсәттеләр безнекеләр! Гомерләре булды, һай, кыска! Ә бит үлеп үлемсезлек яулау —...
* * * Тукайларны уйлап… Шагыйрьләр аз яши, диләр. Без озак яшәтик! Күгебезгә менгезик Һәм яшьнәтик! Җырчы шагыйрьләр аз яши, Тираннар — озак. Нигә карга озак яши, Ә былбыл — азрак. «Табигать бит!» — дип...
* * * Яздан аерып булмый Тукайны! Язда килгән, язда ул янган. Язы киләчәге барлар ничек китсен, Ничек югалалсын дөньядан?! Язны җуймый Кара елларда да, Халыкның ул гүзәл гамьнәрен, Хыялларын, чорлар аша безгә — Бүгенгегә...
Ул бер үксез бала, чираттагы ятим, Юк, диделәр, аның ата-анасы да. Бу — ятимлек түгел, сабый чагыннан ук Әверелү иде халык баласына. Гомре кыска булыр, үләр бу, диделәр, Колак салып синең яшьли моңлануга. Ләкин белмәделәр,...
Тавышын ул язып калдырмаган, Күз нурлары калган — сүзләре. Йөрешләрен күрер экраннар юк, Ә эзләр бар. Тирән эзләре. Тавышын ул язып калдырмаган, Ә яңгырый җанда, яңгырый: Күзләремдә яшен чаткылары, Күңелемдә ләйсән яңгыры. Тавышын ул язып...
…ике мендәр эшләтеп алдым… Г. Тукай Көзге җилләр. Салкын. Кар да боз… Мендәр ике, ләкин баш ялгыз; ике түгел, булсын ун мендәр, — җылы бүлешергә кемең бар? Көне, ярый, уза ничек тә, төннәр озын, шыксыз,...
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч… Күзләр — кара кояш! Гамь яктысы… Гөлҗамаллар төнлә җеп эрләр. Иреннәрдә сүзләр: «Сынды кылыч… Бар ышаныч сездә, тереләр!» Кайтмаган үч булып, һаваларда Яшен балкыр… яңгыр кояр күк. Күз йомарга...
Кышкы көндә, февраль буранында, Килдем тагын Тукай урамына. Ишелеп кар ява юлларыма: Мәңге кояш — Тукай урамында — Шагыйрь урамында. Ыгы-зыгы трамвай юлларында, Тормыш тавышы — завод җырларында, Басып торам шулар уртасында. Кушыла уй җилгә,...
Бөек Тукай торган синдә, Җәүһәр җырларын язган. Сөекле шагыйрь эзләре Саклана синдә, Казан. Ул килгән бит, сиңа килгән Җырлап, «Пар ат»ы белән. Ул килгән сине — йөрәктән, Чынлап ярату белән. Ашкынып ярсу гомердә Талпынган ул,...
Китмибез без, безгә анда… Г. Тукай «Китмибез!» — дип әйткән шагыйрь китте… Ләкин китте ләйсән яңгырга. Күк гөлдерәү булып күңелләрдә «Китмибез»е калды яңгырап. Советларны Казан диварына терәгәч тә китереп фетнә көз, Вахитовлар каны ташка сеңде...