Иҗат
— Аллаһе әкбәр! Хаҗи Исмәгыйль Габидин бик суфи кеше иде. Ул үзе генә түгел, аны һәммә кешеләр дә шундый суфи (Суфи — бик динле, изге булып күренергә тырышучы.) вә тәкъва (Тәкъва — гөнаһ эшләрдән сакланучы,...
Әлхәмделилла, бу көнне дә күрдек. Уральск әһалисе, башка шәһәрләрдән калышмакны мөнасиб күрмәйүб, Уральскидә бер дарелмөгаллимин ачмак ниятилә эшкә тотындылар. <…> Дарелмөгаллимин ачмакка тырышмак һәркемгә фарыз улса кирәк. Шуның өчен бу хосуста олугъ-кечүк эшкә тотынып, барча...
Безнең шәһәр халкы бер дәрәҗә тәрәкъкый тапса да, карагруһ Таифәсенең гаять тырышып кире тордыкларыннан бик яктырып җитә алмыйлар. Бу ел сайлаулар вакытында карагруһлар бик тырыштылар. Әмма никадәр тырышсалар да, мәгънә чыгара алмадылар, выборщик спискасын бөтенләй...
Ике мәхәллә кешеләре арасында бер өү сатып алу хакында низагъ чыкдыгы сәбәпле, дәгъва торгызучының бере тарафыннан 23 нче сентябрьдә шәһәрнең голямасе «Казан» миһманханәсенә чакырылып, бу эшнең шәригать җәһәтенчә ничек идеке хакында мөназарә булып узды. Ахунд...
Муллаларны һичбер мөгайян вазифасыз-нисез гавам халкын сакларга кушу бөтенләй ач мәчене май сакларга кушу төсле үк бер ахмаклыктыр дип беләм. Сары май табагы янында торган мәче төсле, мулла да, указ алгач, як-ягына карый, күрә ки:...
Көз җитте. Мәдрәсәләремездә укулар башлана. Уку дигәч тә, чын уку дип уйланмасын. Безнең бәхетсез мәдрәсәләремез, һаман шул укытучы битлеген киеп, култык астына китаплар кыстырган булып, 25 җирдән аш ашагач, абыстай янына корсагын күтәреп кайтып җитү...
Казый — ришвәт вә вәкыфләр ашаучы дигән сүз. Мөфти — эшсез вазифа ашаучы дигән сүз. Бай — кеше талап, корсак үстерүче дигән сүз. Тәкәббер — Казан татары дигән сүз. Надан — Казан байлары дигән сүз....
Имане иҗмали: «Амәнте билишани вә биҗәмитый ма ати мин фәммиһи вә җәмигый ма җаэ вә салә мин сәбилиһишшәриф». Имане тәфсийли: «Амәнте булмәҗүсияти вә җәмигый гадатиһил-кабихияти вә кәләпүшиһи, вә бишбилле-бишмәтиһи, вә җиләниһи, вә чапаниһи, вә читегиһи,...
Бер мужикның сәфәрдә, һәр ни сәбәп илә булса да, камыт бавы өзелгән. Бу мужик шулай камыты илә азапланып ятканда, икенче мужик килеп: «Нихәл, иптәш, каешың өзелдемени?» — диер. Әүвәлге мужик: «Әйе шул, өзелде шул»,— диер....
Күптән түгел шәһәремезнең 3 нче мәсжед имамы, (күңелен алла белсен) халык эчендә ишан аты алган Габдерәкыйп хәзрәт Уральски шәһәренә якын Җимбите базарына кунакка (тугърысын әйткәндә, корсагын тултырып, кесәсен калынайтып кайтырга) барган иде. Җимбите халкы, читтән...