Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр
Маймыл, көзгедән үзенең сурәтен күргәч, әкрен генә янындагы Аюга аягы берлән төртеп: «Кара әле, иптәш! Көзгедә нинди кыяфәтсез, нинди ямьсез бер хайван күренә. Кара әле, аяклары нинди кәкре, кара әле, йөзе нинди килешсез! Әгәр мин...
Бер Чебен, зур бер Үгезнең мөгезенә кунып, кырдан кайтып килгәндә, аңар үзенең таныш Чебеннәре очрап: «Иптәш» Каян кайтасың болай?» —дип сорагач, Чебен тәкәбберләнеп кенә: «Мин сабан сөреп кайтып киләм», — диде.
Ишәк Сандугачны күрде дә, аның янына килеп: «Тыңла әле, дустым! Миңа сине, ул сайрарга бик маһир, дип мактадылар. Менә мин үз колагым илә синең тавышыңны ишетмәкче вә яхшы-начарлыгыны үзем хөкем итмәкче булдым», — диде. Сандугач,...
Мәхшәрнең куркынычлы мәйданына ике кешене хөкемгә китергәннәр иде. Берсе — олугъ җулларны кисүче, күп кешеләрнең каннарын түгеп, малларын алучы; икенчесе — бик данлыклы, бөтен дөньяга исем-чабы таралган Мөхәррир — китап язучы. Бу Мөхәррирнең сүзләре килешле...
Иске заманның бер Падишаһы, үзенең кәкре фикере илә, гыйлемнең файдасыннан күбрәк зарары барлыгын тапты. Ул гыйлем кешенең күкрәген черетә, кулларын нечкәртә, имеш. Әгәр дә үз мәмләкәтендә булган барча галимнәрне кудырса, үзен-үзе бик зур изгелек кыйлучылардан...
Бер яшь Җегет падишаһлар сарае кеби зур бер өй сатып алды. Бу өйнең һәр җире Җегетнең күңеленә бик ошаса да, өйнең суга ерак булуы Җегетнең кәефен бозадыр иде. Җегет бу кәефсезлеккә дә бер дәва тапты....
Заманы әүвәлдә бер Сукыртычкан бар иде. Ул гомер буе җир астында торып, үзенең аяклары вә үткен тырнаклары илә җирне казудан башка аның эше юк иде. Бу Сукыртычкан төрле агач вә үлән тамырлары илә ризыкланып гомер...
Төнгә таба ике Мосафир урамда тәмле-тәмле сөйләшеп баралар иде. Боларның бу тынычлыклары озакка бармады, кинәттән бер капка астыннан кечкенә генә курнос Көчек «Тәф тәф» иткәч тә, аның артыннан икенчесе, аннан өченчесе, дүртенче бишенче, алтынчы… Күз...
Шул Балага карагыз: никадәр гүзәл йоклыйдыр. Аяк-куллары, күкрәк-билләре нинди килешле бер рәхәтлеккә китмеш. Күкрәгене җиңел-җиңел генә кабартып иңдергән йомшак сулышына, йөзендә дулкынланган шикелле күренгән көлемсеро венә, һәнүз җиргә тимәгән йомшак кына мамык аякларына караган вакытыңызда,...
Бер бала атасына: — Әти, син үзең күзлек киеп китап укыйсың бит, миңа да бер күзлек алып бирсәнә, мин дә китап укыр идем, — диде. Атасы: — Ярар, угылым, мин сиңа күзлек алырмын, ләкин ул балалар күзлеге...