ТАТ РУС ENG

Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр


Сандугач

Ниндидер бер кош Аулаучы, урманнардан, куаклыклардан аулап, берничә Сандугач тоткан иде. Мискинчекләрне һәркайсын үз өендә сайратыр өчен, почмакларда асылган читлекләргә ябып куйды. Бу бичараларның сайрар һәм кәефләнер урыннары куаклар башы иде. Инде зинданга ябылгач, сайрау...

Кеше һәм Арыслан

Көчле булмактан гакыллы булмак кат-кат артыктыр. Моңар ышанмаган кеше, менә бу хикәячекне укыгач, гакылның артыклыгына канәгать хасил итәр. Бер Аучы үзенең авын агачлар арасына җәеп, нинди булса да табыш көтеп торганда, яңлыш үзе Арыслан тырнагына...

Күке илә Күгәрчен

Күке, ботакка кунып, бик хәсрәтләнеп вә моңаеп кына утыра иде. Моның болай күңелсезләнүен икенче ботакта утырган Күгәрчен күргәч: «И Күке дуст! Ни эшләп болай мискинләнеп, кайгырып утырасың? Әллә якты җәй көннәре үтеп, караңгы көз көннәре...

Ике күгәрчен

Ике Күгәрчен ике туган шикелле гомер итәләр иде. Боларның берсе икенчесеннән башка ашамыйлар да, эчмиләр дә иде. Берсен бер җирдә күрсәң, икенчесе, билгеле, шунда. Боларның куанычы да, кайгысы да уртак иде. Бу рәвешчә торганлык берлә...

Аккош, Чуртан һәм Кыскыч

Бервакыт Аккош, Чуртан, Кыскыч — өчесе бер йөккә җигелеп, аны алга алып бармакчы булдылар. Болар өчесе дә тиреләреннән чыгарлык булып, көчәнеп тарталар, ләкин йөк һаман да кузгалмый. Бу йөк аларга, бәлки, авыр да булмас иде,...

Бүре хакында

Бүре падишаһ Арысланнан Сарыкларга башлык булырга риҗа итте. Һәм Төлке дустының тырышлыгы аркасында, Бүренең гарзы хале ана Арыслан (сәййидәтес-солтан) аркылы Арысланга җиткән иде. Арыслан, әлбәттә, Бүренең кан эчкүче залимлеген күп ишеткән булырга кирәк: тиз генә...


Җумарт дуст

Без үземезгә кирәк булуы мөмкин булмаган нәрсәне кешегә бик җумартланып бирәмез. Менә шул сүзне куәтләр өчен, монда бер мисал да китерәмен. Бер Төлке, Тавык ояларын актарып, туйганчы ризыкланып, ашаганнан артканын запаска калдырып, аны бер җиргә...

Бәти

Бер Кәҗә бәтие, балалыгы вә яшьлеге илә Бүре тиресен киеп, бакчага сәер итәргә китте. Бу, шул кыяфәте илә бакчага кереп, яшел чирәмнәрдән татымакчы булып, авызын түбән таба сузган гына иде, шул вакыт моны ерактан күргән...