Тукай әдәбиятта
Бар яраткан шигырь юлым! — күптәннән кабатлап йөрим: Күңелемә якты, җылы булып китә аннан минем. Язмышка мең-мең рәхмәтләр безне очраштырган өчен: Өр-яңа гомер башланды — тылсым дөньясына кердем. Сез юл күрсәттегез миңа: күңелемдә Кояш хәзер,...
Зәйтүнә ханым! Сезгә бу — сезгә, Зәйтүнә ханым. Гасыр ахырыннан хат барсын — тагын мәдхия яздым. Тукайга сез биргән илһам чаткысы төште безгә — Кабындым, сезне яд итеп, ихластан уйный сазым! Гүзәллеккә табынмаган — кайчан,...
Мин Сезгә шундый теләкләр телимен: Язарга теләгән барлык шигырь юлларыгыз Үзләреннән үзләре язылсыннар — Яңгырасын җиһанга җырларыгыз… Тик изгелектән яралсын ул җырлар, Пакьлектән: иманыгыз — уйларыгыз… Иң караңгы вакытыгызда да ташламаса иде Туганнан алып, Сезне...
Габдулла куркынычлы төш дәһшәтеннән һәм күкрәгенең чәнчүеннән уянып китте. Үзен тыныч номерда күргәч, иркен сулап куйды һәм күргән төше турында уйлана башлады. Ул кое кебек тирән баз төбендә, имеш. Югарыда, базның кырыенда бозау чаклы кара...
1912 елның язында Тукай, кымыз эчеп хәл алу нияте белән, Уфа якларына барып чыкты. Кымызга әле иртәрәк иде. Нишләргә, ни белән юанырга дип аптырабрак торганда, кыш көне үк Петербургтан килгән чакыру хаты исенә төште....
Ишек ачылуга, идән буйлап ак пар сузылды һәм, йомгакланып китеп, бөтен өйне тутырды. Пальтосын җилкәсенә салып төренгән Тукай ашыгып ишекне япты да: — Ник Гыйлемҗан сабакта юк, — дип сорады. Ундүрт-унбиш яшьлек ябык кына, юка...
Ишек алдына караган ачык тәрәзәдән нафталинлы тире исе, коридордан пәрәмәч кыздырган ис кереп куңелне болгата. Урындык артына күпне күргән пиджак эленгән, утыргычында яшел билбау елан кебек боргаланып ята Коридорда өзлексез үтеп-сүтеп йөриләр. Адымнар җиңелчә икән,...
Аванс сорау өчен нәширләрнең кайсына мөрәҗәгать итү мәгъкульрәк булыр икән дип уйланып йөргәндә, Сембер ягы фабриканты Әхсән Байчуриннан хат һәм йөз сумга чек кәгазе килеп төште. «Хөрмәтле вә гыйззәтле Габдулла әфәнде хәзрәтләре» дип башланган бу...
Бу «Кисекбаш»ны язып мин дә шулай, Аз гына мәгърурланып тордым бугай. Г. Тукай. Габдулла соңгы сүзне сырлап нокта куйды да, бармакларын язып алгач, тиз генә урыныннан торды һәм ишекле-түрле йөри башлады. Аннары тәрәзә каршына килеп...
Шулай беркөнне Габдулла, «Әльислах» идарәсенә килгәч, эчкә кереп китмичә, ишек алды ягына колак салды. Анда кузна уйныйлар иде. Эченә кургаш тутырылган зур кузнаның җиргә дөпелдәп килеп төшүе, сөякнең сөяккә бәрелүе, малайларның я үкенечле, яисә куанычлы...