ТАТ РУС ENG

Тукай әдәбиятта

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Шагыйрьне озату

                      I Кайтып кына кергән иде әле — Егерме биш еллар элгәре, Инде менә тагын ятим калды Аккош күлендәге гөлләре. Болай да бит инде күпне күргән Ул гөлләрнең моңсу күзләре; Алар бүген төнлә, күз йоммыйча,...



Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Тукайга

Еллар күк авыр булсаң да, Толлар күк сабыр икәнсең; Туган халкым имән булса, Син аңа тамыр икәнсең. Йөрәгемдә саклап кайткан идем, Казанга, дип, кайткач сөйләрмен: Уралдагы урманнарда, Тукай, Тындырмады синең «Шүрәле»ң. Якын яшәгәндә тоймыйсың шул,...

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА Кавышу

«Озак баралмассың, озатырлар! Изге затка — зират. Ят, йокла», — Кат-кат кабатлады «ят яраткан». Төртеп екты аннан ястыкка. Өлешенә тигән көмеше, дип Кешнәп куйды шулчак тук мәйдан, Һәр шигыре, һәрбер сүзе өчен Түләү таләп итте...

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА Йокысызлык

Һәркем шигырь яза… Һәм Тукайга Мөрәҗәгать итә чор аша. Һәр кешенең үз Тукае! Мин дә Үз Тукаем белән очрашам. Ят итмидер. Килә. Ләйсән булып Тәрәзәмә минем сибелә. Таң йолдызы булып кайчагында Күзен сала бүлмәм төбенә....

МИНҺАҖ Даһи Тукайны искә алу

Һәр милләтнең була йолдызлары, Һәр милләтнең була зурлары, Һәр милләтнең була халкын сөйгән Каһарманнары, батыр уллары. Тукай да бит безнең якты йолдыз, Тукай да бит безнең улыбыз. Караңгыда якты нурын чәчкән Абдулла да безнең зурыбыз....

Сания ИШЫКАЙ Габдулла Тукайга 90 яшь тулу уңае белән

Тарих сәхифәләре ничә онытылмас исемнәре белән тулгандыр, Кыска вакыт гомере белән болардан бере дә Габдулла Тукайдыр. Ул туксан елдыр күңелләрдә яшәгән, янә яшәячәктер, Халкының кояшы, нуры, мәңгелек символы һәм баш таҗыдыр. Мәмләкәт мәхәббәте, бәйсезлекне ишетү...


Шаһвәли КЕЛӘҮЛЕ Тукай эзеннән

Кич белән беркөн Ватанга Мин дә киттем уйланып. Ник Тукай ямьле Казанга Юлда барган моңланып? Мин шулай да юнәлсәм Туп-туры илгә карап, Һич Тукайсыз ямь табалмыйм, Сүзләрен алам талап. Иң бөек халык шагыйре, Кайда ул...