ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган шигырьләр

Әхмәд НОГМАНОВ Туган тел

Жыелганбыз татар иленнән без. Һай! Туган илем, бигрәк матур телең! Үзәкләр өзелә, яңгыраса җырларың, Һай! Матур илем, бигрәк тәмле телең. Аңласыннар иде, киләсе яшьләрең. Чит-ят илләрдә без, телне сагынабыз Һәй! Татарларым, газиз туганнарым. Матур үз...

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА Без — Тукайлы халык! (Поэма)

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. («Пар ат»)* (*Поэма “Гөлләр елы” китабында (1988) “Без – Тукайлы халык!” (өлешчә), “Утлы еллар” китабында (2003) “Шагыйрь чишмәсе”, “Сөюемнән мин бер чибәр идем” китабында (2005)...

Рәмис АЙМӘТ. Тукай карашы

Ул карашта… ил җанына сыенып, Төннәр буе көзге җилләр елый. Ул карашта… зеңләп тартылган күк, Бер мөкатдәс моңлы сазның кылы. Рәнҗү, кайтмаган үч… ул карашта Төбәлгәнме әллә утлы уктай? Карашыннан яраланган дошман  – Дуэльләргә чакырмаган...

Фәрит СУФИЯРОВ Дус та, юлдаш та син

“Язмыш утлары” китабыннан Г.Тукайга багышлап Яланаяк йөргән сукмакларым, Малай чагым миннән еракта. Бишемдә чыңлап Тукай җыры, Гомерлеккә калды еракта. Гимн булып яңгырады җыры, Мин битараф түгел гаменә Чигә чәчләремә ак төшсә дә, Табынамын, димәк, әле...

Сафуан  МУЛЛА ГАЛИ Син бар чакта, Тукай…

  (Шагыйрьнең 110 еллыгына) Көннән-көн ачыклана йөзең, Ачыласың, Тукай, чәчәк сыман, Чәчәктәге чык тамчысына Йолдызлары белән кояш сыйган… Һәр тамчыда синең йөрәк җылың, Ишетелә тамчы саен җырың, Тамчыларда диңгез хасил була, Һәр тамчыны татар итеп...

Шамил МАННАПОВ Их, шундый бер җыр язасы иде

Әйе… Күпләр әйтте шигъри сүзен, Күтәрелеп биек менбәргә. Карап торды Тукай Уйлангандай: Дәвамыбыз, диеп, кемнәрдә? Шагыйрьләргә кытлык юк сыман да, Төрле дә күк хисләр-фикерләр, Тик нигәдер шигырьләрдән битәр Истә кала кебек… исемнәр. Исеменнән генә түгел,...

Нәҗибә САФИНА Тукайга дәшү

Нихәл, Тукай? Җанда нинди гамьнәр? Таш сыныңны сыгып аумыйсыңмы? Җан җылысы эзләп сиңа килдем,- Эшләр кая бара, аңлыйсыңмы? Дөнья кызу! Җан әрнүдән тора. Таш булсаң да, елый алмыйсың? Ташлар булып ташлар ыңгыраша,- Дөнья кара бара,...

Маннур САТТАРОВ Бәйрәм бүген Тукайча түгел

Бар күңелсезлек нидән соң? Юк гадәти ямь бүген. Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Килми хат, котлау, гәҗиттер, һәр кеше хәйран бүген – Эшләми бер почта да: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Ичмаса сериал...

Җакан СЫЗДЫКОВ, казакъ шагыйре Син Җаекта канат кактың

Бала чактан сөйдем сине, Сөйде сине казакъ иле; Иркәләде тал-тирәге, Үзең сөйгән казакъ җире. Сөйде сине якты Җаек, Йөзде анда синең каек. Дулкыннары чайкалдылар «Апушым»,— дип, кочак җәеп. Җырлап үттең Җаек буйлап, Җаек ярларында уйнап....