Тукай сәнгатьтә
Һәркем шигырь яза… Һәм Тукайга Мөрәҗәгать итә чор аша. Һәр кешенең үз Тукае! Мин дә Үз Тукаем белән очрашам. Ят итмидер. Килә. Ләйсән булып Тәрәзәмә минем сибелә. Таң йолдызы булып кайчагында Күзен сала бүлмәм төбенә....
Һәр милләтнең була йолдызлары, Һәр милләтнең була зурлары, Һәр милләтнең була халкын сөйгән Каһарманнары, батыр уллары. Тукай да бит безнең якты йолдыз, Тукай да бит безнең улыбыз. Караңгыда якты нурын чәчкән Абдулла да безнең зурыбыз....
Тарих сәхифәләре ничә онытылмас исемнәре белән тулгандыр, Кыска вакыт гомере белән болардан бере дә Габдулла Тукайдыр. Ул туксан елдыр күңелләрдә яшәгән, янә яшәячәктер, Халкының кояшы, нуры, мәңгелек символы һәм баш таҗыдыр. Мәмләкәт мәхәббәте, бәйсезлекне ишетү...
Әнә офык аша балкып тора Якты йолдыз — илнең бизәге. Карап аңа күңел моңга тула, Җыламыйча йөрәк түзәме? Ил йолдызы диеп без таныйбыз Сине, бөек шагыйрь, бу көндә. Сызган юлларыннан һәм карыйбыз Син торасың илнең...
Кич белән беркөн Ватанга Мин дә киттем уйланып. Ник Тукай ямьле Казанга Юлда барган моңланып? Мин шулай да юнәлсәм Туп-туры илгә карап, Һич Тукайсыз ямь табалмыйм, Сүзләрен алам талап. Иң бөек халык шагыйре, Кайда ул...
Әй, татар, күрәмсең, Моңлы карыйдыр күзләре. Әй, татар, беләмсең, Бу шагыйрь — ил корбаны. Илле яшь тулды аңар, Картаймый аның җырлары. Ялтырап анда ятадыр Халкыбызның моңнары. Аңлата алмабыз халкыбызның Аһларын, моң-зарларын. Җырлый алмам мин аларның...
Безгә калдырдың, шагыйрь, син мәгънәви бетмәс азык, Якты нур кебек мәңге сүнмәс җанлы шигырьләр язып. Халкыбызның тормышында күп җитешсезлек табып, Юк, алай түгел, болай, дип, якты юллар күргәзеп. Милләтнең тәмам сүнеп барган вакытта пыр тузып,...
Татар профессиональ музыка сәнгатенең үсешенә Тукай иҗаты зур этәргеч ясады. Тукай әсәрләре йогынтысында эчтәлегенең тирәнлеге ягыннан иң югары таләпләргә җавап бирә алырлык музыкаль әсәрләр барлыкка килде. Инструменталь музыка әсәрләренең тууы Заһидулла Яруллин исеме белән бәйле....
Халкыбызның иң моңлы көйләренең Тукай сүзләренә җырлануында тирән бер мәгънә бар. Шагыйрь сүзләренә җырлана торган милли көйләребез — «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Туган тел»ләр мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров репертуарыннан төшми. Үзенә генә хас моңлы һәм көчле...
Шигъри китапларны халык «Көйле китаплар» дип атаган. «Кисекбаш китабы», «Бакыргани», «Ахырзаман китабы», «Мөхәммәдия», «Бәдәвам», Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» һәм башка күп шигъри әсәрләр өстәл китапларына әверелгән, алар-ны кулдан кулга йөртеп, кадерләп укыганнар. Кырлайда Тукай халкыбызның...