ТАТ РУС ENG

Тукай сәнгатьтә

Ибраһим НУРУЛЛИН Караәхмәт (Хикәя)

Бу «Кисекбаш»ны язып мин дә шулай, Аз гына мәгърурланып тордым бугай. Г. Тукай. Габдулла соңгы сүзне сырлап нокта куйды да, бармакларын язып алгач, тиз генә урыныннан торды һәм ишекле-түрле йөри башлады. Аннары тәрәзә каршына килеп...

Ибраһим НУРУЛЛИН Ике Апуш (Хикәя)

Шулай беркөнне Габдулла, «Әльислах» идарәсенә килгәч, эчкә кереп китмичә, ишек алды ягына колак салды. Анда кузна уйныйлар иде. Эченә кургаш тутырылган зур кузнаның җиргә дөпелдәп килеп төшүе, сөякнең сөяккә бәрелүе, малайларның я үкенечле, яисә куанычлы...

Ибраһим НУРУЛЛИН Сабыйлык үче (Хикәя)

Быел яз салкын килде. Май урталарына кадәр кешеләр кышның авыр йөген иңнәреннән ташлый алмасалар, агачлар, киресенчә, ялангач ботак-тармакларын җилдә шыелдатып утыра бирделәр. Бүген исә беренче җылы көн. Дөрес, кояш җәйге дәрт белән кыздырырга теләп караса...

Ибраһим НУРУЛЛИН Гарифов ничек Тукаевка әйләнде (Хикәя)

Көннәрдән беркөнне, суз иярә сүз чыгып, Тукайның дусларыннан берсе болай диде: — Талантыңа, Габдулла, сүз әйтерлек түгел. Ходай саранлык күрсәтмәгән. Мине менә фамилияң кызыксындыра. «Тукай!» Матур да, яңгыравыклы да. Нәселдән киләме ул, әллә үзең уйлап...

Ибраһим НУРУЛЛИН Көзге җилләр исәр алдыннан (Хикәя)

Кояш балкый иде. Шулай булмый хәле юк: ерак Урал елгасы буенда узган унике елдан соң ул, ниһаять, газиз әнкәсе күмелгән туган җиренә аяк басты. Кечкенә, әмма ул чакта зур булып тоелган шатлыклар Казан һәм Казан...



Хәсән ТУФАН *** ("Һаман шулай, даһи егет хәлдә…")

*** Һаман шулай, даһи егет хәлдә, Олы юлда безнең сафларда, Иң сыналган байракчыбыз сыман Нурланасың алгы якларда. Табыш та күп булды, югалту да Күченгәндә иске дөньядан. Тик җуймадык, саклап калдык, Безнең белән бергә син һаман....

Хәсән ТУФАН *** ("Тукайга һәйкәл…")

*** Тукайга һәйкәл Куйган көн иде:— Хәтерләрмендер Мәңгегә сине… Гөлнең яшьлектәй Сафларын җыйдык, Даһи каршына Барасы идек. Ефәк күлмәктә Ислемай исе Сөйләде миңа Синдәге хисне: «…Икәүләп барсак, Күршеләр күрер, Безнең исемнәр Телләргә керер. Хушбуй исе...

Хәсән ТУФАН *** ("Тукайлар, Бабичлар, Такташлар, Мусалар…")

  *   *   * Тукайлар, Бабичлар, Такташлар, Мусалар, Кутуйлар, Бурнашлар, Камаллар йортына Әрсезләр, гарьсезләр, дөм-сукыр тычканнар, Бөҗәкләр ябырыла, абына-сертенә, Галимҗан абыйлар, Әмирхан өенә, Намуссыз, битсезләр өелә. (Чыганак: Хәсән Туфан. Гүзәл гамь: Моңарчы басылмаган шигырьләре. –...