Тукай сәнгатьтә
(Тукайчы галим Ибраһим Нуруллинга багышлана) Казанда — яз. Иделдә боз ага. Күзәтәбез ярдан елганы. Искә төшә боздай актарылып, Шаулап аккан яшьлек еллары. …Без нибары унсигездә идек, Өчпочмаклы хатлар язганда, Окоплардан туры кайтып кердек Университетлы Казанга....
Гәрәбә кыр… Көяз көнбагышлар Үсмер кызлар кебек сипкелле. Көләч көнбагарлар арасында Туфан балкый кояш шикелле. Бәхетле чак: Туфан — уртабызда… Шушы сурәт гел күз алдымда. Сыйлы көздә кунак булган идек Ганимәтле Арча ягында. Ул яңадан...
Бөек Тукай татар өчен – Халкыбызның йөзеге, Татар өчен генә түгел Тукайның биеклеге. Кардәшебез Әхмәтова Аны тәрҗемә иткән. Бик күпләр хезмәте аша Башка халыкка җиткән. Киң танылган бу дөньяга Яраткан шагыйребез, Шушы хис белән бүген...
Күпме кимсеттеләр әйтеп: «Татар барда, хәтәр бар». Татар барда хәтәр түгел, Татарларда хәтер бар. Онытмыйбыз тамырларны, Тарих кызыксындыра. Дөреслекне ачыклыйбыз Чыгышыбыз турында. Хәтеребездә баһадирлар Дошманга каршы торган, Үз-үзләрен кызганмыйча Ирек өчен кан койган. Истә батыр...
Мең яшәгән картка килгән кебек, Киләчәкләр әле Тукайга. Нияз Акмал. Тукай турында шигырь язмаган татар шагыйре була алмый. Бөекләр турында язганда «кайтты», «кайталар» кебек сүзләр кулланылса, Тукай өчен бу сүзләр артык. Аның...
Йолдыз, Кояшларны күрми торып, ничек белмәк кирәк бу Айны! Мин, Пушкинның торган җирен күреп, бөеклеген тойдым Тукайның. (Чыганак: Фәйзуллин Равил. Сайланма әсәрләр, ике томда: II том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1993. — 502...
* * * Син дә бөек идең ул мизгелдә, һәйкәл иңсәсендә торганда. Ә ул төнне бездән бәхетлерәк тагын кем булды икән дөньяда? Казан күге — тоташ күбәләк кар, урамнары — тыныч, тын иде! Кушылулар хыял...
С.Хәкимгә Бу йөзләрнең күбесе онытылыр, гел хәтердә тормас бу табын. Әмма онытмам Сибгат Хәкимнең «Туган тел»не җырлаган чагын. Башын чөйгән бераз. Әйтерсең лә көткән бәхет кошын ул тоткан. Бар барлыгы белән җырга кереп, фани борчуларны...
Тукай дигән асыл бер диңгезгә Кереп чумдым, килми чыгасым. Сизә күңел дәрьям, бу диңгезнең Җитмеш тапкыр мине сынасын. Җаным тыныч, чөнки төгәл беләм — … Шагыйрь мине какмас, рәнҗетмәс. “Су анасы” ярдәм кулын сузар Су...
Сизелми дә уза гомер, Ә мин һаман сабый. Ориентир өчен алдымда Абыйлар бар ярый. «Өлкәнәям, ахры», — диеп Кайчак моңсулансам, «Синең яшь — егет чак!» — диеп Юата күк Туфан. «Чибәр ханымнар сораса, Яшем ничек...