ТАТ РУС ENG

Яңалыклар







10-02-23-03

Әтнә театры белән Тукай музее иммерсив экскурсияләргә чакыра

Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей-комплексы, Габдулла Тукай исемен йөрткән Әтнә татар дәүләт драма театры белән берлектә, яңа иҗади проект тәкъдим итә.

Рамил Гали фотосы, "Татар-информ"

Язучылар берлеге рәисе Тукай премиясенең миллион сумга кадәр артачагын әйтте

ТР Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте. Бу хакта ул «Ватаным Татарстан» газетасына биргән әңгәмәсе барышында белдерде.

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале матбугат үзәге фотосы

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе Хәсән Туфанга багышланган спектакль күрсәтте

Казанның Пушкин мәдәни үзәге сәхнәсендә 1 февральдә «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗатына багышланган спектакль күрсәтте. Труппа «Ерак йолдыз яктысы» спектаклен рус һәм татар телләрендә тәкъдим итте.

Владимир Васильев фотосы, "Татар-информ"

Шагыйрь Зиннур Мансуров Шаһинур Мостафин турында: Ул милләтәшләр, ватандашлар өчен яшәде

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров күренекле шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе Шаһинур Мостафин турындагы истәлекләре белән уртаклашты.