ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

2011 елның Габдулла Тукай премиясе лауреатлары бүләкләнде

30 август – Татарстан Республикасы көне. Бу көннең иң истәлекле вакыйгасы — ул Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы. Ел саен Республика көнендә Илбашы лауреатларны тәбрикли. Быел да кояшлы көндә, Казанның Г.Камал...

Габдулла Тукай урамында – «Бөек Тукай бәйрәме!»

  Даны барның җирдә җыры була. Бәйрәмнәре булыр мәңгегә. Без бәхетле, без шагыйрьле халык Без Тукайлы халык мәңгегә. Тарих бик күп исемнәрне белә, Бөек шәхесләргә дөнья бай. Сәнгать дөньясында маяк булып Мәңге яши, яшәр ул...

Бакыр Кәҗә белән Cарык, Су анасы һәм Шүрәле

  2011 елның 26 августында Казандагы Габдулла Тукайның әдәби музеенда чүкү сәнгате остасы — Александр Ивановның “Бакырга әверелгән әкиятләр” дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Республикабызның Түбән Кама шәһәрендә яшәүче нәкыш остасының күргәзмәсе Тукайның әдәби музеенда...

Тукайга багышланган урам бәйрәме

2011 елның 23 августында Татарстанның Саба районы Татар Икшермәсе авылының Г.Тукай исемен йөрткән урамында, шагыйрь Г.Тукай тууына 125 ел тулу уңаеннан «Без Тукайлы халык!» исемле концерт оештырылды. Бу чарада Г.Тукайның шигырьләре укылды, җырлары башкарылды. Бу...

Казахстанда Татар мәдәнияте көне уздырылды

2011 елның 12 августында Көнбатыш Казахстанның Чингирлау бистәсендә «Татар мәдәнияте көне» узды. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга һәм Казахстан Республикасы мөстәкыйльлегенең 20 еллыгына багышланды. Бәйрәмгә Россиядән, Соль–Илецк районының Линевка авылыннан...

Тукай әкиятләре — бакырда

  Г.Тукайның Казандагы әдәби-музеенда Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче нәфис чуку остасы Александр Ивановның «Бакырда әкиятләр» дигән шәхси күргәзмәсе оештырыла. 26 августта ачылачак күргәзмә Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казан халкын һәм Казан кунакларын...

Тукай шигырьләре удмурт телендә басылып чыкты

2011 ел  Татарстанда  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга 125 ел тулу уңаеннан  Тукай елы дип игълан ителде. Бу вакыйга татар тупланып яши торган башка төбәкләрдә дә зурлап билгеләп үтелде. Удмуртия Язучылар берлеге һәм берлекнең...

Казанда Шүрәлегә һәйкәл куела

  Казан шәһәренең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында Шүрәлегә һәйкәл куелачак. Һәйкәл Габдулла Тукай әкиятендәгечә, бүрәнә янында Шүрәле белән Былтыр егет сыннарыннан гыйбарәт булачак. “Шүрәле табышмаклары” дип аталган әлеге сынлы композициянең авторы...

«Энҗе чүплим Тукай моңыннан»

28 июль көнне Татарстанның Саба районы Түбән Шытсу авылы Мәдәният йортында “Энҗе чүплим Тукай моңыннан” темасы астында, асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Конкурста “Зәлидә” клубына йөрүче балалар катнашты. 2011 ел – Татарстанда Тукай елы буларак,...

Тукай иҗатына багышланган уен-викторина

Татарстанның Саба муниципаль районы Шекше авылы Мәдәният йортында 2011 елның 17 июнендә «Мин Тукайга киләм» дигән исем астында Габдулла Тукай иҗатына багышланган уен-викторина үткәрелде. Биредә балалар ике командага бүленеп, викторина сорауларына җавап эзләде, алдан әзерләнгән...