Яңалыклар
2011 елның 21 февралендә (Халыкара туган тел көнендә) Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча муниципаль районының Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән «Белем.ру»...
15-20 апрельдә Татарстанның Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм мәдәни-музей тыюлыгында республика күләмендә «Шүрәлегә дан җырлау» дигән этно-арт-проект оештырыла. Проект Г.Тукайның 125 еллыгына багышлана. «Шүрәлегә дан җырлау» этно-арт-проектта Татарстан һәм Башкортстанның иҗади берлекләрендәге 18 рәссам, Чаллының Кама...
Татарстанның Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куярга ниятлиләр. Ул 2011 елда – Тукайның 125 еллык юбилей елында ачылыр дип көтелә. Хәзерге вакытта аның урынын сайлыйлар. Чаллы хакимияте башлыгы Васил Шайхразиев Тукай сынын бюст кына түгел,...
Казанда яшь башкаручыларның Рәшит Ваһапов исемендәге җиденче халыкара татар җыры фестивале ачылды. Быел фестиваль Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана. Концертта конкурсның Гран-при иясе Филүс Каһиров, лауреатлар Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри һәм...
Татарстанда беренче тапкыр Тукай укулары узды. Бөек шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышлаган җыенны үткәрү урыны итеп Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясе сайланган. Укулар вакытында укучылар Тукай шәхесенә һәм иҗатына карата зур кызыксыну белдергән....
ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2011 елның 25 апрелендә Казанның «Корстон» бинасында узачак халыкара фәнни-гамәли конференциягә чакыра. “Милли мәдәниятлар контекстында Габдулла...
Габдулла Тукайның 125 еллыгына юбилей чаралары Татарстан Республикасының Арча районында, шагыйрь белән бәйле Яңа Кырлай, Кушлавыч авылларында җәй айларында узачак. Бу хакта Тукайны искә алу көнендә ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов хәбәр итте....
Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган, Татарстанның халык артисты, “La Primavera” Казан дәүләт камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязовның иҗаты турында сөйләүче “Тукай белән илһамланып” документаль фильм премьерасы 29 мартта Казанның «Мир» кинотеатрында үтте. Фильм...
Татарстанның Минзәлә Татар дәүләт драма театрында дүрт көн рәттән – 25-28 апрель көннәрендә Тукай көннәре уздырыла. Бөек шагыйрьнең тууына 125 ел тулу һәм 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан ителү уңаеннан, театр Зиннур Хөсниярның...
Казандагы 33 һәйкәл-истәлекле урын 1996 елдан бүгенгә кадәр вакыт эчендә юкка чыгарылган, икенче төрле әйткәндә, кайтарып булмаслык югалтылган, шуларның 4се – соңгы 5 елда, дип нәтиҗә чыгарды Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева. Татарстанны гына түгел,...