ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Тукай музеенда Мөҗип Низамиевның 75 яшьлеген бәйрәм итәләр

2009-05-18 22 майда Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мөҗип Низамиевның 75 яшенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Мөҗип Таҗи улы Низамиев 1934 елның 1 маенда Татарстан Республикасының Сарман районы Күтәмәле...

Тукай музеенда могҗизалар төне булды

  18 май — Халыкара музейлар көне. Казан музейлары исә бу датаны инде узган ялларда ук бәйрәм итә башлаган иде. Мәсәлән, шимбә көнне Татарстан Милли музееның башкаладагы барлык филиаллары диярлек “Музей төне” дип аталган Халыкара...

Тукай музеенда — «Могҗиза төне»

Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда тәүге тапкыр “Музей төне” узачак. Дөресрәге, әлеге шоу-программаның рәсми исеме дә бар – “Музейда төнге могҗизалар” дип атала ул. Халыкара “Музей төне” музейлар акциясе кысаларында аны Г.Тукай музее 16 майда...

Кырлайда Тукай бакчасы үсәчәк

2009-04-27 Кырлайда Тукай паркы барлыкка килде. Татарстанның Арча районында урнашкан Яңа Кырлай авылын татар милләтенең Мәккәсе дип атарга мөмкиндер. Чөнки ул — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “дөньяга күзе ачылган” җир. Крестьян Сәгьди абзый гаиләсендә...

Тукай бәйрәмендә һәйкәл ачылды

  2009-04-27 Арчада Галиәсгар Камал һәйкәле ачылды. Бу истәлекле вакыйга Габдулла Тукай туган көне бәйрәменә туры китерелде. Драматург Галиәсгар Камал белән Габдулла Тукай – бер чор кешеләре. Алар икесе дә милләтебезнең әдәбиятын, сәнгатен үстерүдә, милли...

Тукай туган көнендә Тукай премиясе лауреатлары билгеле булды

2009-04-26    26 апрельдә — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан башкаласында традиция буенча зурлап Шигърият бәйрәме узды. Казанның Ирек мәйданына, төгәлрәге, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы Тукай...

Габдулла Тукайның 123 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме

  26 апрельдә Казанның Ирек мәйданында Шигърият бәйрәме узачак. Татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршында үткәрелүче әлеге бәйрәмне Татарстан җәмәгатьчелеге ел саен көтеп ала. Гадәт буенча,...

«Сары бишмәт»тә — Габдулла Тукай кичәсе

  26 апрель көнне Казанның Маяковский урамындагы “Желтая кофта”-“Сары бишмәт” клубында кичке сәгать 10да бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган татар җанлы музыкасы бәйрәме, үткәнне һәм киләчәкне берләштерүче әдәби-музыкаль кичә булачак.   Бу...

Тукайны яшьләр өйрәнә

Г.Тукайның Әдәби музеенда менә инде унбиш ел рәттән апрель аенда Тукай укулары оештырыла. Әлеге укулар татарның зур галимнәрен, укытучыларын үзенә җәлеп итә. Соңгы елларда шагыйрь иҗатын сөючеләргә «Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый», «Евразия мәдәнияты һәм...