ТАТ РУС ENG

Тукай турында галимнәр

Рәмиев Зөфәр Катлаулы чор һәм шагыйрь язмышы (Әбрар Сәгыйди)

Әбрар Сәгыйди (Мөхәммәтәбрар Мөхәммәтзакир улы Сәгыйтов) 1895 елның 14 апрелендә Татарстанның Тау ягында — хәзерге Кайбыч районының Кече Кошман авылында туа. Атасы Закир хәзрәт (Шиһап Мәрҗани шәкерте), беркадәр сабак таныткач, аны Казанга китереп урнаштыра. Ләкин...

Рәмиев Зөфәр «Алтайлы» татар шагыйре (Ягъкуб Айманов)

Ягъкуб Айманов иҗаты белән мин сиксәненче еллар ахырында, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар һәм текстология бүлегендә «Егерменче гасыр башы татар лирик поэзиясе» антологиясен төзегәндә очраштым. Аның шигырьләре гасыр башы укучыларына мәшһүр «Шура»...

Хәсәнов Мансур Тукай хакында сүз

  (Мәкалә Г. Тукайның 90 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә сөйләнгән доклад буенча эшләнде) Күп милләтле Ватаныбыз мәдәнияте тарихында шундый исемнәр бар, В. Г. Белинский сүзләре белән әйткәндә, алар «мәңге яши һәм хәрәкәт итә торган күренешләрдән...

Корбанов Рафис Кулыма китап алам

Татар тарихында эз калдырган, татар аңын, рухын иң мөкәммәл аңлап, аңа үзенең яшәеше, иҗаты белән иң зур йогынты ясаган бөек Тукайның тууына 120 ел тула. Бу олуг юбилейга мөнәсәбәтле рәвештә татар яшәгән һәр төбәктә узган...

Әбүдәрова Ландыш Тукай энциклопедиясе – милләтнең өлгергәнлек билгесе

«Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле». Бу сүзләрне Габдулла Тукай 1913 елның 14 мартында «Уянгач беренче эшем» мәкаләсендә яза. Әүлиялеге булган инде үзенең — Тукайны укыйлар,...

Галиуллин Тәлгать Тукай: шәхес һәм шигърият бердәмлеге

Җаек шәһәрендә башланган беренче чор иҗатында Тукайның авыр балачагы, халык тормышын яхшы белүе («Мужик йокысы» әсәрен санамаганда), күргән-кичергәннәренә шәхси мөнәсәбәте, үз рухи дөньясы тулы чагылыш тапмаса да, укы-мышлылыгы, борынгы татар әдәбиятын, Шәрекъ шигъриятенең тирән серләрен...

Кәримов Камил Козел белән баран (Тукайга ияреп)

Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкияте моннан бер гасыр элек язылган. Ләкин андагы вакыйгалар безнең көннәргә бик тә туры килә. Тукай ул — әүлия — бүгенге базар реформасын алдан ук күреп бара, әкият белән үреп...

Сафина Нәҗибә Чигенүнең соңгы чиге

Еш кына миннән: «Тукай турында ни уйлыйсың?» — дип сорыйлар. Тукай турында бик күп уйлыйм, чөнки аның безгә килеп ирешкән һәр фикере мине яңа уй-фикергә этәрә. Андый сүз, җөмләләр эчендә гаять зур энергетика, пәйгамбәрләрчә алдан...

Ханнанов Әскар Тукай – халыкныкы!

Бөек әдибебез Габдулла Тукайның кошларга, табигатьнең башка җан ияләренә багышланган әсәрләре күп. Бер шигырен искә төшереп үтик:Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;Мин тимим сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын.Җырлагыз сез күңелегезгә Тәңре нәрсә салганын; Мылтыгым да...

Рәшитов Әхмәт Үз илендә пәйгамбәр

Татар халкының Габдулла Тукайга булган чиксез мәхәббәте хакында, моның чын сәбәпләре хакында уйлаганыгыз бармы икән сезнең? Нишләп язмыш үзенең сөеклесе итеп башка беркемне дә түгел, нәкъ менә аны сайлаган?! Югыйсә егерменче гасыр башы татар мохитына...