Иҗат
Тычкан, Арыслан янына килеп, тәгъзим берлә генә, шул якын тирәдә бер агач төбенә ояларга рөхсәт сорады вә диде: «И падишаһ! Син гәрчә урманда иң көчле вә гайрәтле бер зат булсаң да, гәрчә синең бер нәгърәң...
Без үземезгә кирәк булуы мөмкин булмаган нәрсәне кешегә бик җумартланып бирәмез. Менә шул сүзне куәтләр өчен, монда бер мисал да китерәмен. Бер Төлке, Тавык ояларын актарып, туйганчы ризыкланып, ашаганнан артканын запаска калдырып, аны бер җиргә...
Бер Кәҗә бәтие, балалыгы вә яшьлеге илә Бүре тиресен киеп, бакчага сәер итәргә китте. Бу, шул кыяфәте илә бакчага кереп, яшел чирәмнәрдән татымакчы булып, авызын түбән таба сузган гына иде, шул вакыт моны ерактан күргән...
Маймыл, көзгедән үзенең сурәтен күргәч, әкрен генә янындагы Аюга аягы берлән төртеп: «Кара әле, иптәш! Көзгедә нинди кыяфәтсез, нинди ямьсез бер хайван күренә. Кара әле, аяклары нинди кәкре, кара әле, йөзе нинди килешсез! Әгәр мин...
Бер Чебен, зур бер Үгезнең мөгезенә кунып, кырдан кайтып килгәндә, аңар үзенең таныш Чебеннәре очрап: «Иптәш» Каян кайтасың болай?» —дип сорагач, Чебен тәкәбберләнеп кенә: «Мин сабан сөреп кайтып киләм», — диде.
Ишәк Сандугачны күрде дә, аның янына килеп: «Тыңла әле, дустым! Миңа сине, ул сайрарга бик маһир, дип мактадылар. Менә мин үз колагым илә синең тавышыңны ишетмәкче вә яхшы-начарлыгыны үзем хөкем итмәкче булдым», — диде. Сандугач,...
Мәхшәрнең куркынычлы мәйданына ике кешене хөкемгә китергәннәр иде. Берсе — олугъ җулларны кисүче, күп кешеләрнең каннарын түгеп, малларын алучы; икенчесе — бик данлыклы, бөтен дөньяга исем-чабы таралган Мөхәррир — китап язучы. Бу Мөхәррирнең сүзләре килешле...
Иске заманның бер Падишаһы, үзенең кәкре фикере илә, гыйлемнең файдасыннан күбрәк зарары барлыгын тапты. Ул гыйлем кешенең күкрәген черетә, кулларын нечкәртә, имеш. Әгәр дә үз мәмләкәтендә булган барча галимнәрне кудырса, үзен-үзе бик зур изгелек кыйлучылардан...
Бер яшь Җегет падишаһлар сарае кеби зур бер өй сатып алды. Бу өйнең һәр җире Җегетнең күңеленә бик ошаса да, өйнең суга ерак булуы Җегетнең кәефен бозадыр иде. Җегет бу кәефсезлеккә дә бер дәва тапты....
Заманы әүвәлдә бер Сукыртычкан бар иде. Ул гомер буе җир астында торып, үзенең аяклары вә үткен тырнаклары илә җирне казудан башка аның эше юк иде. Бу Сукыртычкан төрле агач вә үлән тамырлары илә ризыкланып гомер...