ТАТ РУС ENG

Җырлар дәфтәре

«Япон» көе

Гаҗәпләнәм бүз тургайга: басып сайрый  курайга; Һич кешегә белдермәймен — зарый кыйлам ходайга.   Җаныем, сачең сүтелә ука белән үрсәң дә; Үзең күргән кебек булам кигән киемең күрсәм дә. Кабан күле туңмыйдыр, шунда балык уйныйдыр;...

«Бөгелмә» көе

Без барасы юлларның асты кирпеч, өсте таш; Илемә кайтып җәй дә тормыйм, тагы да китә газиз баш. Ишек алдым яшел нарат, бәйләп куйдым пар сары ат; Ходаем бирсә бәңа канат, тормас идем бер сәгать. Бәгъзе...

«Гыйззелбану» көе

Ап-ак, ап-ак күкәйне дә ашамадым тоз белән, тоз белән; Ай-вай, Гыйззелбану, күлмәгең; Кичә көндез кайда йөрдең? Нурлы йөзең күрмәдем. Яшем унҗидегә җитеп, уйнамадым кыз белән, кыз белән; Ай-вай, Гыйззелбану, чачкабың; Кич утырырга чакрып киттең, баргач...

«Шомрай» көе

Тәгәрмәчнең бүкәне тәгәрәми микәнни; Безнең болай йөрүләрне дуслар белми микәнни? Яшел крандас, яшь җирән ат, җиксәм дуламас микән; Шул матурга хатлар язсам, укып еламас микән? Йөгреп бардым, сикреп мендем яңа салган кибеткә; Кызлар үзе килсә...

«Эстәрле» көе

Безнең чишмә — салкын чишмә, иртә белән туңадыр; Әй… төнлә йөргән яшь егетләр кызлар белән кунадыр. Ач тирәзәң җиләзгә, ки камзулың көязгә; Әй… исмең кушып җырлар идем  — фаш буладыр өязгә. Киртә буе сигез юл,...

«Сибирякләр» көе

Мәсҗетләр дә башы кыйгач-кыйгач, кыйгачлары саен сандугач; Кычкырып та җырлап ук җибәрдем, яшь йөрәгем ут кебек кабынгач. Әле дә хәсрәтләрем дә юк кебек: яна йөрәккәйләрем ут кебек. Ямьле дә лә иде, ай, бу бакча төрле...

«Яңа сәфәр» көе

Казан ерак, Казан ерак, Казаннан Мәскәү ерак; Кайтыр идем — илләр ерак, кайтмасам — яна йөрәк. Җәйләр яхшы җәйләргә, яулык яхшы бәйләргә; Ак алъяпкыч, кара камзул килешә нәзкәй билләргә. Байлар күк ат җигә диеп, мин...

«Майлау» көе

Самоварың җиз генә, кайнаулары тиз генә; Матур да күп, чибәр дә күп — җан сөйгәнем син генә. Ямьле җәйләр үтеп китте — килмәс инде тиз генә; Сән дә бәне сәвәр булсаң, хат яза күр тиз...

«Латифә» көе

Кара бүркең бар синең, башларыңа тар синең; Латифә… яулыгың; әллә юкмы саулыгың? Безгә килгәч, кайтам дисең, шул гадәтең бар синең; Латифә… шәлләрең; әллә юкмы хәлләрең? Карлар ява, карлар эри — каралты башым чери; Латифә…  калфагың;...

«Солдат» бәете

Өфе юлы элмәлек, элмәлеккә кермәдек; Приемга кермәенчә кем китәрен белмәек. Приемга кергәннән соң, солдат итеп алдылар; Солдат итеп алганнан соң, маңгай чәчем алдылар. Мендем тауның башына, карадым авыл каршына; Авыл-күрше ерак калды, чират җитте башыма....