Без – Тукайлы халык!
Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле вә галәбәле* рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗәдә ки, татар шагыйре диелүгә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була**. Бу шагыйребез көннә-көн күтәрелә, халык күңелендә хак вә ихтирамлы урын ала барадыр. Татар...
Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды… Шәхси тормыштан мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа...
«Тукаев үлде…» дигән тавыш аз гына минутлар эчендә бөтен дөньяга җәелде… Бу хәсрәт — тел санигы*, тиңдәшсез, бердәнбер шагыйрьнең үлгәненнән күңелгә җимерелеп төшкән бер хәсрәттер. Күтәрүе бик авыр. Ләкин… Тукайҗан! Эшләп калдырган зур вә гали эшләрең синең...
Тукай татарның җаны иде. Ул татарга хәят кертә вә аны теләсә ничек хәрәкәтләндерә аладыр иде. Ул татарны эче катканчы көлдерә ала, ул татарның йөрәген өздереп-өздереп елата ала, ул татарның кәефен хушландырып шатландыра яки аны кайгырта...
Тукайның бәхете шунда ки, ул үзенең бөтен үсүене, күтәрелүене халкыбызның үсүе, күтәрелүе белән бергә баглап алып барган. Ул үзенең бөтен иҗадының көч-куәтене халыкның көченнән алып, халыкның кайгы-хәсрәтене, сөенечене халкыбыз белән бергә җырлап, бергә көйләп, халкыбыз...
2009 ел өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, шагыйрь Зиннур Мансуров: Габдулла Тукай татар халкы өчен гадәти шагыйрь генә түгел. Безнең Тукаебыз татар халкы тормышына зур тәэсир ясаган әдип, ул безнең милләтебезне...