Шәхесләр Тукай турында
Михаил Львов (Рәфкать Габитов, 1917-1988) — шагыйрь, рус телендә иҗат иткән: Безнең өчен Тукай — бишек җыры, беренче сүзләр тылсымы. Ул — шигъри даһи могҗизасы, ул фикерләр дә, тәрбия дә. Аның тормышы — фаҗига да,...
Давид Кугультинов — калмык шагыйре: Тукай шигърияте вакытны бөтен мәшәкатьләре, барлык мәсьәләләре белән тулысынча сыйдырган. Вакыт — ул кешеләр тормышы, аларның гореф-гадәтләре, традицияләре, үзара мөнәсәбәте. Әгәр дә без Тукай шигъриятенә карасак, ул халык рухы сеңдергән...
Василий Инбеков — чуаш язучысы: Тукай кебек бөек шагыйрьләр халыкларны берләштерә, һәм халыкларны гына түгел, ә континентларны да. (Чыганак (тәрҗемә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)
Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе: Бөек татар шагыйре, искиткеч талант иясе Габдулла Тукайның исеме көннән-көн киңрәк яңгыраш ала. Ул, бөтен төрки халыкларның уртак шагыйренә әверелеп, күптән инде дөньякүләм...
Сәхип Җамал – гарәп язучысы: Габдулла Тукайны, татар халкының бөек улын, мин бөтен йөрәгем белән яраттым һәм аның турында бу юлларны хәзер зур дулкынлану белән язам. Минем җаным аның өчен горурлык белән тулы. Тукай сәяси...
Василий Давыдов–Анатри – чуаш шагыйре: Габдулла Тукай күптәннән чуаш халкының туган һәм якын шагыйренә әйләнде. Совет хакимиятенең беренче елларында Тукайның шигырьләре беренче тапкыр чуаш теленә тәрҗемә ителә башлый. Тукай иҗатын танытучылардан берсе Чуашстан халык шагыйре...
Владимир Гордлевский (1876–1956) – галим, төрколог, СССР Фәннәр академиясе әгъзасы: Тукай тууы – милли горурлык, Тукай үлеме – милли кайгы. Тукай белән халык арасында өзелмәс элемтә сузылган. Тукай үзенә халыктан алганны, аңа өчләтә кайтарды. (Чыганак...
Сәид Габиев, лак язучысы: Тукай шигырьләре әле тынып, әле тагын да ныграк яңгырап, Башкортстан, бөтен татар Идел буена таралды, Кырымга, Кай далаларына һәм Төркестанга кадәр җитте. Аның аңәфнәренә колак салдылар һәм бу дикъкатлектә мөселман...
Николай Баскаков (1905-1996) – тюрколог, филология фәннәре докторы (1951), профессор (1969), Каракалпакъстан, Төркмәнәнстан, Казахстан һәм РСФСР ның атказанган фән эшлеклесе (1960, 1962, 1967, 1967): Тукай татар халкының гына түгел, Башкортстан, Әзербәйҗан, Кыргызстан, Төркмәнстанның да яраткан...
Рөстәм Вәлиев (1936) — язучы, рус телендә иҗат итә (Чиләбе шәһәре): Тукай бер калыпка гына сыймый, ул төрле: әле ачулы, әле шат, әле оптимист, әле күңелсез, әмма аның шәхесе нәкъ менә шуңардан гыйбарәт — тормышта,...