ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган шигырьләр

Рәдиф ГАТАШ 1912. Зәйтүнәнең Тукайга багышланган догасы

Мин Сезгә шундый теләкләр телимен: Язарга теләгән барлык шигырь юлларыгыз Үзләреннән үзләре язылсыннар — Яңгырасын җиһанга җырларыгыз… Тик изгелектән яралсын ул җырлар, Пакьлектән: иманыгыз — уйларыгыз… Иң караңгы вакытыгызда да ташламаса иде Туганнан алып, Сезне...



Хәсән ТУФАН *** ("Һаман шулай, даһи егет хәлдә…")

*** Һаман шулай, даһи егет хәлдә, Олы юлда безнең сафларда, Иң сыналган байракчыбыз сыман Нурланасың алгы якларда. Табыш та күп булды, югалту да Күченгәндә иске дөньядан. Тик җуймадык, саклап калдык, Безнең белән бергә син һаман....

Хәсән ТУФАН *** ("Тукайга һәйкәл…")

*** Тукайга һәйкәл Куйган көн иде:— Хәтерләрмендер Мәңгегә сине… Гөлнең яшьлектәй Сафларын җыйдык, Даһи каршына Барасы идек. Ефәк күлмәктә Ислемай исе Сөйләде миңа Синдәге хисне: «…Икәүләп барсак, Күршеләр күрер, Безнең исемнәр Телләргә керер. Хушбуй исе...

Хәсән ТУФАН *** ("Тукайлар, Бабичлар, Такташлар, Мусалар…")

  *   *   * Тукайлар, Бабичлар, Такташлар, Мусалар, Кутуйлар, Бурнашлар, Камаллар йортына Әрсезләр, гарьсезләр, дөм-сукыр тычканнар, Бөҗәкләр ябырыла, абына-сертенә, Галимҗан абыйлар, Әмирхан өенә, Намуссыз, битсезләр өелә. (Чыганак: Хәсән Туфан. Гүзәл гамь: Моңарчы басылмаган шигырьләре. –...

Харрас ӘЮП Иман яңарту

(Шигырь бәйрәмендә) Тукай чорында да, аннан соң да Буш булмады Тукай тирәсе… Безгә дә бит ел да менә шулай Иман яңартырга киләсе. Дөньясында җылы калмаганда, Бар өметләр бетте дигәндә, Күбәләктәй терелер күк җаның, Терелер күк…...

Рәдиф ГАТАШ Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында

Әкрен, әй, җил, тын да тыңла: Монда — Тукай әнкәсе… Чишмә җырлый… Гүя ул да Шул әнкәнең тәңкәсе,— Йә моңлы чулпы тавышы. … Кызларның судан кайтышы. (Тыңла, Шагыйрь әнкәсе!) Һәр татар кызы баш исен Бөек...

Рәдиф ГАТАШ Борынгы бәет

Хәятта ачылып капка, Багъка — матурлыкка баксам, Хыял күлләренә батсам,— Дәрткә дәрман шул булырмы? Гөлчәчәккә якын барсам, Чәнечкесенә кадалсам, Җаныма җәрәхәт алсам,— Дәвачы да ул булырмы? Китә алмыйча шул багътан, Үз иркемнән әсир калсам, Күңел...

Сибгат ХӘКИМ Яңгырый алар Берлинда

Берлинда Дуслык йортында Немецлар һәм татарлар. Татарлар… Башкача безне Тагын кем дип атарлар? Йөзендә сагыш, тик сагыш, Үзе дә ул, тугел дә… Берлинда олы мәҗлеснең Җәлил утыра турендә. Йөрәкне сиздерми кискән Үпкәле куз карады, Калынайган,...