ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган шигырьләр

ЗӨЛФӘТ Асрама

Җан асрау, диләр… Димәк, дөньяда бар Асрамага калган җаннар да… — Асрамага бала бирәм! – …Шул чордагы Бу татарны ничек аңларга? Уйлап баксаң, ничек исән соң без? — Гомер ышанычлы, юк ваем! – Асрамага калган...

Зиннур МАНСУРОВ Шагыйрь янәшәсендәге урын

Апрель ахыры. Кырлай. Шагыйрь туе.  Тәхетендә Тукай утыра.  Арысландай затлар арасында  күрәсеңме, тәкъсир, Ул тора. Менә Давыт, Салих, әнә Исхак *…  Санап китсәң, барсы пәйгамбәр.  Ходабызның мондый  Хадимнәрен кайчан әле бергә җыйган бар! Җыелмаган халык...

Зиннур МАНСУРОВ Туңу. Тукай

Куырыла дөнья салкыныннан  яңа гына туган бала да… Уйлап куям бөек Туңучыны —  җылы эзләп кайта салага… Бәби туңа!.. Тукай номерыдай ягылмаган мәллә дөньясы? Суык бабай! Бозлык чоры үткән,— мондый салкынлыкны кем ясый? Салкын йөзләр,...

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Әйтте Тукай

ТИҮ Ирек мәйданына кертелмәде,  Тукай һәйкәле янына җыелды. Газета хәбәреннән. Халыкларның җиде юл чатында  Бәхәсләшеп торган чаклары… Тукай сискәнер дип уйладым мин,  Ә ул… Керфеген дә хәтта какмады. Әйтте сыман: «Мине чит иттегез,  Тәгәрәшеп миннән...

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Артка чигәр юл юк

Туктадыңмы юллар ябык булып, Юлыктыңмы каршы агымнарга… Әйтәләр күк: «Безнең артта — Мәскәү»,— Артка чигәр юл юк. Бары алга! Рәт-рәт яткан иген теземнәре Сикереп менәр иде камылларга, Җимерелгән Болгар шәһәрләре Кабат басар иде Идел-ярга,— (Йөзек...


Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Тукайга эндәшү

Исәнме, Тукай! Җыенып Килдем бит әле сиңа. Кемнәрдер минем кулыма Сал диеп чәчәк сона. (Тукайҗан, беләсең инде, Мин үзем чәчәк сиңа.)   Калтырыйм, куркам, бу илдә Ни генә кичермисең. Өстәвенә син бит әле “Мәктәбең ничек”,...

Роберт ӘХМӘТҖАНОВ Тукай катламы

“Шигырь” дигән җәүһәр эзләүчеләр, Тукай катламына төшегез. Шул бит безнең, ярты юлга җитеп, Тәмамланмый калган эшебез.   Йә, син дә төш, мөтәшагыйрь, шунда – Тукай, бәлки, талант өләшер; Тукай данына коенып яшәүчегә, Исемен атап, бәлки,...

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Кадыйров-Болгарига шагыйрь җавабы

Йорты Болгар улса улсын, Йортны болгар булмасын. Акмулла. Рәхмәт, энем, миңа туган телдә Җавабыңны язганың өчен. «Татар» сүзен хөрмәт итмәсәң дә, Телен үз дип алганың өчен. Ә Тукайга килсәк, Аңарда да Җавап инде күптән бирелгән....

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ …гә

Ил корабын җил сөрә… Шагыйрь. Ил корабы җил корабы түгел, Җил дә сөрми аны күптәннән. Давыл ясап, тын култыкка кереп, Зур давылны күптән үткәргән. Давылларда йөреп кайтканнарның Сүз дәшергә базмый берсе дә… . ..Кыяларга барып...