ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган шигырьләр


Нияз АКМАЛ Тукай

Кешеләрне шул бер сорау борчый: Тереклеккә тере су кайда? Йөз яшәгән картка килгән кебек, Килә кеше япь-яшь Тукайга. Мең тарафка таралганы Җирнең Бер тарафка куйган төйнәлеп. Тукай кебек карый белү кирәк, һәр төенгә шулай төбәлеп....

ХӘЙДӘР *** ("Сорасалар…")

* * * Сорасалар: — Халык туплый алыр кайдан сезнең җырлар, моң кайда? Эндәшмибез. Чәчәк тоткан килеш баш иябез туры Тукайга. «Көрәшчеләр без!» — дип исбатларга кирәкми дә хәтта мең дәлил, миллионнарның йөзен ак итәргә...

Рафис КОРБАН 1913 ел. 2 апрель. Тукай

Тының бетеп, буылып йөткерәсең. Кургашын күк авыр, һай, тормыш. Бар шатлыгың — халкың, халкың, диеп, Күкрәгеңдә тибә асыл кош. Төн кичәсең ничә сират аша. Кичәрсеңме соңгы күперне? Кемгәдер чир — йөткерек, Сиңа — шигырь, Йөткерәсең...

Рашат НИЗАМИЕВ Шагыйрьне каршылау

Әгерҗе районындагы Иж-Буби картларының сөйләвенә караганда, бу авылның халкы Тукайны яшел чирәм җәеп каршылаган. Дәррәү купкан авыл! Белгәннәрдер Юл буйлатып шагыйрь киләсен. Сәхнәмени — юлның уртасына Сипкән халык илнең чирәмен. Сеңдереп кал, хәтерләп кал, Тарих,...

Зиннур МАНСУРОВ Мәңгелек бусагасы

Шагыйрьлекләр белән шөгыльләнмик Тукай яшен узып барганда. Тәңребезнең даһи тамгалысы була алмый әле бар җан да. Пәйгамбәрнең изге бусагасы пычранмасын безнең аркада. Тормышыңда, баксаң, тормыйсыңдыр Тукай күзендәге акка да…


Фәннур САФИН Тукай ягы

Күргәнем бар шундый кешеләрне (Башкаларны болай сагынмам), Егетләрчә җитди горурланып: — Без бит, — диләр, — Тукай ягыннан. —   Паспортларга түгел, күңелләргә, Йөрәкләргә уеп язылган: Минзәләдән булыйк, йә Чаллыдан — Без барыбер Тукай ягыннан! Якташларың,...


Роберт МИҢНУЛЛИН «Әллүки»

Мондый җырны еллар, заманнар Тыңласыннар Һәм баш исеннәр! Мәңгелеккә туган җырлар бар бит, Мәңгелеккә туган исемнәр… Заманында дөньяларын онытып «Әллүки»не Тукай тыңлаган. Әллә Тукай сөеп тыңлаганга, «Әллүки»ләр һаман тынмаган. «Әллүки»не тыңлап,  Моңлангандыр Тукай, Елагандыр, бәлки,...