ТАТ РУС ENG

Тукай сәнгатьтә

Гөлфия ХУРАМШИНА Габдулла Тукайның туган көненә

Бөек Тукай татар өчен – Халкыбызның йөзеге, Татар өчен генә түгел Тукайның биеклеге. Кардәшебез Әхмәтова Аны тәрҗемә иткән. Бик күпләр хезмәте аша Башка халыкка җиткән. Киң танылган  бу дөньяга Яраткан шагыйребез, Шушы хис белән бүген...

Гөлфия ХУРАМШИНА Татарларда хәтер бар

Күпме кимсеттеләр әйтеп: «Татар барда, хәтәр бар». Татар барда хәтәр түгел, Татарларда хәтер бар. Онытмыйбыз тамырларны, Тарих кызыксындыра. Дөреслекне ачыклыйбыз Чыгышыбыз турында. Хәтеребездә баһадирлар Дошманга каршы торган, Үз-үзләрен кызганмыйча Ирек өчен кан койган. Истә батыр...

Фәридә ХӘСӘНОВА Тукайга килү

    Мең яшәгән картка килгән кебек, Киләчәкләр әле Тукайга.                                  Нияз Акмал. Тукай турында шигырь язмаган татар шагыйре була алмый. Бөекләр турында язганда «кайтты», «кайталар» кебек сүзләр кулланылса, Тукай өчен бу сүзләр артык. Аның...

Равил ФӘЙЗУЛЛИН Михайловскоеда

Йолдыз, Кояшларны күрми торып, ничек белмәк кирәк бу Айны! Мин, Пушкинның торган җирен күреп, бөеклеген тойдым Тукайның.   (Чыганак: Фәйзуллин Равил. Сайланма әсәрләр, ике томда: II том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1993. — 502...

Равил ФӘЙЗУЛЛИН *** ("Син дә бөек идең ул мизгелдә…")

* * * Син дә бөек идең ул мизгелдә, һәйкәл иңсәсендә торганда. Ә ул төнне бездән бәхетлерәк тагын кем булды икән дөньяда? Казан күге — тоташ күбәләк кар, урамнары — тыныч, тын иде! Кушылулар хыял...

Равил ФӘЙЗУЛЛИН Бер мәҗлестә

 С.Хәкимгә Бу йөзләрнең күбесе онытылыр, гел хәтердә тормас бу табын. Әмма онытмам Сибгат Хәкимнең «Туган тел»не җырлаган чагын. Башын чөйгән бераз. Әйтерсең лә көткән бәхет кошын ул тоткан. Бар барлыгы белән җырга кереп, фани борчуларны...

Люция ӘБЛИЕВА *** ("Тукай дигән асыл бер диңгезгә…")

Тукай дигән асыл бер диңгезгә Кереп чумдым, килми чыгасым. Сизә күңел дәрьям, бу диңгезнең Җитмеш тапкыр мине сынасын. Җаным тыныч, чөнки төгәл беләм — … Шагыйрь мине какмас, рәнҗетмәс. “Су анасы” ярдәм кулын сузар Су...


Хәнәфи БӘДИГЫЙ Сыену

  Апрель апрель инде: Йомшак җиле, чирәм исе белән!? Тәмам алгысыта күңелне. Апрель җитсә, татар әллә нишли, Үзе шигырь көйли, Үзе моңсу, үзе күңелле. Көйли «Туган тел»не, «Әллүки»не, «Шүрәле»не яки «Су анасы»н ала исенә. Шигъри...

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Саумы, шагыйрь!

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз* алга барам, Юлда манигъ** күрсәм, тибәм дә аударам; Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә, Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам. Г.Тукай. "Бер татар шагыйренең сүзләре" Саумы, шагыйрь! Язның алтын фаэтоны Кабат...