Яңалыклар
«Татаркино» дәүләт оешмасы Татарстанда төшерелгән берничә дистә фильмын интернетка урнаштырды. Хәзер аларны оешманың рәсми сайтындагы «Онлайн кинотеатр» сәхифәсенә карап була.
24 июньдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Екатеринбург шәһәрендә булды. Биредә ул Габдулла Тукай исемендәге скверга да барды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Июнь аенда Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда балалар өчен Сабан туе бәйрәмнәре уздырылды.
2025 елның 4 июнендә Пермь крае Кунгур районы Тор-Түз (Усть-Турка) авылында Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тукай аланы» милли-мәдәни паркы ачылды.
26 апрельдә Казанда Туган тел көне һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 139 ел тулуга багышлап үткән тантанада Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары бүләкләнде. Премияне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көне. Бу көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре үзәгендә шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр куйды.
2025 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде.
26 апрель – күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) туган көн. Бу көнне Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне һәм Тукайның туган көне белән котлады. 2025...
Татарстан Милли музее һәм Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее мәктәп укучылары өчен үткәргән «Ядкярләрдә Тукай рухы-2025» әдәби конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү...
Ел саен 26 апрельдә Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көне һәм Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең яңа лауреатлары бүләкләнә һәм Шигырь бәйрәме уза. Озак еллар дәвамында...